Казан башкарма комитеты пиротехниканы җибәрү өчен мәйданны күрсәткән

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Быел Казанда яңа ел фейерверкларын җибәрер өчен бер мәйдан гамәлдә булачак. Ул бөтен янгын иминлеге кагыйдәләре буенча җиһазландырылган. Мәйдан “Мега” сәүдә үзәге артында Гадел Кутуй һәм Альберт Камалеев урамнарының чатында урнашкан. Казан башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсенең хезмәткәрләре янгын сүндерү расчеты һәм коткаручылар кизү сменасы алдында сынаулы яңа салют җибәрүен үткәргән. Территория чистартылган һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International