Яшел Үзән районында бер авылда 8 нче отрядның хезмәткәрләре, Янгын сүндерү хезмәте елына багышлап, хоккей ярышларын оештырган. Бу хоккей турнирларын оештыручының берсе, Рәнис Закиров, хәзер 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә эшли. Нәкъ ул Русия Коткаручы көне алдыннан чираттагы ярышларны үткәрергә тәкъдим керткән. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының җитәкчелеге яшь хезмәткәрнең уен яклап, чараны оештырырга булышкан.