Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын.
Сәбәпләре: газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
01.01.2017 ел 02.20 Лаеш районы, Толстой урамы, 4 нче йорт.
Ике катлы шәхси торак йортта һәм гаражда ут чыкты. Мәйданы 182 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1953 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
01.01.2017 ел 08.15 Мөслим авылы, Сәйдәш урамы, 8/1 йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта һәм мунчада ут чыкты. Мәйданы 45 кв.м. Янгын сүндерүчеләр ике ир-атны коткара 1995 һәм 1993 елгы. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
01.01.2017 ел 22.08 Әгерҗе МР, Азево авылы, Яшьләр урамы, 7 нче йорт.
Бер катлы шәхси торак йортта ут чыкты. Мәйданы 90 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1979 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.