Бүген Казанның “Әкият” курчак театры янында Боз шәһәрчелегенә килгән йөзләп казанлылар һәм аларның балалары өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре күңелле сюрприз оештырган. Алар теләүчеләргә тушенка белән кайнар ботка ашарга тәкъдим иткән. Бәйрәм көннәрендә күп кешеләр булган урыннарда иминлек тәэмин итү максаты белән Үзәк һәм Идел буе федераль округларының территориясендә Русия ГТХМ көчләре кыр кухнясын җәелдергән. Ашап җылынырга тели торган гражданнарның ярдәменә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт 7 отрядының 48 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең махсуслаштырылган аэромобиль төркеме килгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.
Раштуа православие бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе Раштуа бәйрәме чараларын үткәр урыннарында янгын иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән күзәтү һәм профилактика чаралар комплексын планлаштырып үткәрә. Татарстан Республика территориясендә бәйрәм чараларын үткәрү 242 Рус Православие Чиркәү объектларында планлаштырылган. Тикшерүләр шул бөтен дини йортларда үткәрелгән.
Бу бәйрәм көннәрендә Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә пиротехник әйберләрне куллану буенча янгын иминлеге таләпләрен бозу очракларын табу максаты белән торак сектор һәм күп кеше җыела торган урыннар буенча рейдлар дәвам итә. Янгынга каршы режимны үтәү контроле максаты белән 99 профилактик төркем корылган. Шул исәптән 117 полиция хезмәткәре һәм 107 янгын күзәтү хезмәткәре.
Бүген Татарстан Республикасы буенча РФ ГТХМ ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре Аракчино – Югары Ослан кичүенең хәлен тикшергән һәм пилотсыз очу аппараты ярдәме белән Идел елгасының бозлы йөзендәге хәлен карап тикшергән, шулай да күренүчәнлек бозылу һәм көчле буран аркасында бозлы юлның хуҗасына транспорт хәрәкәтен туктатып торырга тәкъдим иткән. Бүгенге тикшерү чикләрендә ГТХМ хезмәткәрләре документларны тикшергән: ул инструктаж журналы, кизү кабул итү һәм тапшыру журналы, боз үлчәү журналы һ. б. Шулай ук алар кичү башлыгы Илдар Насыров белән бергә бозны яңадан үлчәп караганнар. Аның калынлыгы 43-44 см булып чыккан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 6 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 31 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Яңа ел көннәрендә янгыннарның күбесе торак секторда була. Торак фондта янгыннарны һәм аларда кеше үлемен булдырмау максаты белән профилактик эш оештырылган. Аны үткәрер өчен 155 профилактик төркем корылган. 2016 елның 31 нче декабреннән 2017 елның 2 нче гыйнварына кадәр профилактик төркемнәр янгын иминлеге өлкәсендә 289 фатирлы йортларда һәм 2 448 шәхси өйләрдә профилактик эш үткәргән. Шулай да 1 347 кеше белән 97 җыелыш үткәрелгән, 5 723 гражданин белән янгын иминлеге чаралары буенча инструктажлар үткәрелгән.
2017 елның 3 гыйнварында 18 сәгатьтән башлап 4 гыйнварында 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә иң түбән һава температурасы төнлә һәм иң югары һава температурасы көндез –13-15 гр., кичкә 18-20 гр. суыкка кадәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.