Гадәттәгечә тантананы Горький ис. Яшел Үзән заводын саклау буенча 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең территориясендә оештырганнар. Җыелганнарны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт 8 отрядының башлыгы Зөфә Хәлиуллин сәламләгән. Дин вәкилләре һәм Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булган.