ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Бүген 55 нче Казан мәктәбенең беренче сыйныф укучылары һәр көн ут белән көрәшүдә гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куя торган кыю кешеләрнең дөньясына кагыла алган. 3 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт капитаны Максим Демагин балаларны бина буенча йөрткән, уку сыйныфын, элемтә пунктын күрсәткән. Балалар янгын сүндерү автомобиленең җиһазларын һәм башка янгын сүндерү техникасын күргән, янгын сүндерүче ничек һәм нәрсә белән коралланганын белгән.

2017 елның 27 апрелендә 14.00 дән 16.00 гә кадәр “Ривьера” кунакханә комплексында һәм янәшә территориядә “Ривьера” кунакханә комплексында техноген гадәттән тыш хәлне локальләштерү һәм минимальләштерү буенча идарә итү органнарының һәм Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының функциональ һәм территориаль подсистемалары көчләренең җаваплавы” темасына идарәара комплекслы уку планлаштырылган. Атап әйткәндә, кунакханәнең идән астында кыска ялганыш аркасында килеп чыккан яну буенча торгызу эшкәртеләчәк. РСЧС гомумән төркеме 80 кеше һәм 19 берәмлек техника тәшкил итәчәк, шул исәптән ГТХМ нан 50 кеше һәм 14 берәмлек техника.

Дәрвишләр бистәсенең урманы һәм Комсомольское күле тагын “Яшь коткаручы” ярышларының Казан шәһәр этабын үткәрү урыны булган. Русия ГТХМ системасында Гражданнар оборонасы елы хөрмәтенә экстремаль мәктәп ярышларының оештыручылары радиация, химия һәм биология саклау костюмын һәм противогазны кияргә белү һәм тиз кию буенча этапларны өстәгән. Катнашучыларның күбесе – ул профиль кадет корпусларының, мәктәпләрнең, классларның, түгәрәкләрнең һәм “Яшь коткаручы” секцияләренең укучылары. Төркемнәр составында 14 тән 17 яшькә кадәр сигез мәктәп укучысы.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 23 тапкыр.  Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Яшел Үзән муниципаль районының территориясендә урман янгынын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗләрен бетерү буенча махсус тактика укулары үткән. Укуларда урман хуҗалыгының директорлары, җитәкчеләр – урманчылар, республика ГТХМ хезмәткәрләре катнашкан. Урман янгыны үсүнең барлыгы дүрт хәле эшкәртелгән. Укуларда янгынга каршы хезмәтнең, урман хуҗалыгының һәм башка хезмәтләрнең барлыгы 24 төп һәм махсус техника берәмлеге һәм 62 кешесе эшләтелгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын.


23
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.


21
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Бөтенрусия команда-штаб укуларның ахыргы өченче этабында Татарстан Республикасы РСЧС көчләре һәм чаралары Чистай һәм Яшел Үзән муниципаль районнарда урман янгыннарының нәтиҗәләрен бетерү буенча торгызуны эшкәрткәннәр. 3 нче этап чикләрендә практика чараларын үткәрүгә барлыгы 563 кеше һәм 124 берәмлек техника тартылган, шул исәптән Русия ГТХМ нан 223 кеше һәм 40 берәмлек техника.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын.


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чараны Русия Федерациясе гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков үткәргән. Чарада Ачык хөкүмәт сораулары буенча РФ министры Михаил Абызов, РФ Хөкүмәт Аппаратының, РФ Хөкүмәте карамагындагы Аналитика үзәгенең, РФ Хәкүмәте карамагындагы Эксперт советының, “Форум” аналитика үзәгенең, сәяси партияләрнең вәкилләре, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча РФ Президенты карамагындагы вәкиле, башкарма хакимиятенең федераль органнарының җитәкчеләре, шулай да прокуратура органнарының җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашкан. Катнашучылар ачык рәвештә Русия ГТХМ күзәтү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләшкән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International