ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2017 ел
җомга

Русия Федерациясе Янгын сүндерү хезмәте көне профессиональ бәйрәме белән чын күңелдән сезне котлыйм. 1649 елда 30 апрельдә Алексей Романов “Наказ о Градском благочинии” ны имзалаган – уд профессиональ янгын сүндерү хезмәтенең беренче рәсми документы. Бе бәйрәм көнендә күп меңле коллекстивка һәм ветераннарыбызга нык сәламәтлек, шатлык, гаилә муллыгын, хезмәттә һәм эштә уңышлар, һөнәри осталык үсүен телим! Туганнарыгыз һәм якыннарыгыз сезгә һәрвакыт аңлау һәм ярдәм күрсәтсен!

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 153 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 50 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 67 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада  11 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын.

Быел Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре үзләренең ветераннарының күмелгән урыннарына барып тиешле истәлек һәм хермәт бирергә карар иткән. Әмма кирәкле каберләрне табыр өчен генә зур эш үткәрелгән – туган-тумачалар аша да, мөстәкыйль рәвештә дә һәм шәһәр зиратларының эшчеләре ярдәме белән эзләгәннәр. Һәм бу эш әле тәмамланмаган, ул дәвам итә. 8 нче отрядның хезмәткәрләре ветераннарын Бөек Җиңү көненә кадәр табып күрергә планлаштыра.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Ривьера” кунакханә һәм күңел ачу комплексында зур масштаблы идарәара комплекслы укулар үткән. Подвал бүлмәсендә янгынны сүндергәннәр, зыян күрүчеләрне коткарганнар, аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәткәннәр – шундый бурычларны янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре башкарган. Укуларда РСЧС тан 84 берәмлек техника һәм 180 кеше катнашкан, шул исәптән ике йөздән артык статист. “First Aid” беренче ярдәмгә өйрәнү үзәгенең биш укучысы укуларга аерым реализм өстәгән.

26 апрельдә Яр Чаллы гарнизонында Русия Янгын сүндерү хезмәте көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара үткән. Аңа янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары һәм коткаручылар, гарнизон янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең башлыклары, “Янгын сүндерүче-коткаручы” корпусының кадетлары, яшь коткаручылар чакырылган. Бәйрәм концерты алдыннан янгын сүнлерүчеләрне һәм коткаручыларны Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең янгыннар сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсенең башлыгы Константин Чанышев, Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Абдуллин, Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев тәбрикләгәннәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 101 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 54 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Ә ярышлар башланганчы, Казан федераль университетының 100 дән артык беренче курсчылары эвакуация буенча укуларда катнашкан. Шартлы яну урынына Универсиада авылының ирекле янгын сүндерү төркеме беренче булып килеп җиткән. Аларның артыннан ПСЧ-10 бүлекләре беренче корпусның ишегалдында җыелган студентларга ничек янгын сүндерү расчетлары эшләгәнне күрсәткән. Аннары ике вузларның студентлары арасында дүрт ирекле янгын сүндерү төркемнәренең экипажлары арасында ярышлар башланган.

25 апрельдә Идел елгасында Куйбышевский Затон штп районында һәм Карамалы елгасында Кама Тамагы штп районында кече көймәләр буенча дәүләт инспекторлары Эчке эшләр министрлыгының хезмәткәрләре белән берләшкән патруль үткәргән. Аның вакытында 8 данә браконьер ятьмәсен табып тартып алганнар. ГИМС ның дәүләт инспекторлары балыкчылык буенча су биология байлыкларының дәүләт контроле, күзәтүе һәм саклавы бүлегенең белгечләре белән берләшкән патрулләр үткәрелә.

Утыз бер ел элек, 1986 елда Чернобыль АЭС дүртенче энергоблок шартлаган. Ликвидаторлар катастрофа урынында берничә еллар буе гадәттән тыш хәл шартларында эшләгән. Бу кешеләр үзен геройлар дип атаган, ләкин аларның эшләгән эше чыннан-чын героизм булган. Чернобыль АЭС авария нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләрдә өч меңнән артык Татарстан Республикасы яшәүчеләре катнашкан. Аларның күбесе, нурланыш нәтиҗәсе буларак, инвалидлар булган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 24 тапкыр.  Республикада  2 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International