Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 2 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерлмәгән тәмәке төпчегеннән – 4 янгын, транспорт чараны кулланган вакытта кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
11.05.2017 ел 09.33 Баулы МР, Алексеевка авылы, Советлар урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 36 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше коткарылды, 1989 елгы хатын – кыз һәм аның 2010 елгы улы. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
11.05.2017 ел 22.17 Алексеевск МР, Күркүл авылы, Иван Макаров урамы, йорт
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 81,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1964 елгы ир-ат зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән аны Алексеевск хастаханәсенә озаттылар. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 2003 елгы кыз мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
11.05.2017 ел 19.44 Түбән Кама МР, Кармалы авылы, Шишмә елгасы.
Җирле халык судан, 1955 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнрына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Причина происшествия устанавливается.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96