Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, эзләү эшләренә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
09.05.2017 ел 11.26 Казан шәһәре, Совет районы, Дәрвишләр торак массивы, Совет урамы, 15/10 йорт, фатир.
Өч катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. янгын сүндерүчеләр, 1950 елгы ир-атны коткардылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
09.05.2017 ел 10.56 Минзәлә МР, Кодряков авылы, Яшьләр урамы, Минзәлә елгасы.
Ата-ана судан, 2015 елгы малайларын чыгардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар. Суга бату аркасында баланың сулыш алу органнарында асфиксия башланган. Вакыйганың сәбәбе – ата-ана ягыннан игътибарсызлык.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96