Казанча INSARAG : өч көн күмелүләрдә коткару әшләре.Коткаручылар халыкара стандартлар буенча тоташ җимерелү зонасында әзләү-коткару эшләрен алып барырга әзерләнәләр

2017 елның 12 мае, җомга

Рәттән өч тәүлек  - 11, 12 һәм 13 нче майда  - Россия ГТХМ Идел Буе региональ эзләү-коткару отряды  филиаллары -Казан һәм Яр Чаллы эзләү-коткару отряды коткаручылары-  шулай ук аларның   ЗПСО№2 ПСС һәм ПСО УГЗ Казан шәһәре башкарма комитетында,  Түбән Новгород өлкәсендәге Саров шәhәрендә  һәм Удмурт республикасында  эшләүче   хезмәттәшләре  бергәләп зур күләмле махсус тактик өйрәнүләр үткәрәчәкләр. Алар БМО  раслаган халыкара коткару операцияларын уздыру  стандартлары нигезендә, эзләү-коткару эшләрен үткәрәләр.Коткаручылар һәм эзләү-коткару кинологик төркемнәре укыту-методик җыелуының практик өлешендә  50 дән артык коткаручылар җәлеп ителгән. Беренче тапкыр  өйрәнүләрдә  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасына кермәгән   авария-коткару берләшмәләренең  профессиональ коткаручылары да  катнашачаклар.

 Өйрәнүләр Казанның  бер ташландык  предприятиесының  җимерелгән корылмалары урынында  үткәреләчәк.  Бу җимереклекләр  - эре гадәттән тыш хәлләрне (җир тетрәү яки башка  масштаблы ишелү кебек) бетерү буенча  өйрәнүләр үткәрү өчен идеаль   урын.  Өстәвенә,  коткаручылар INSARAG  халыкара стандартлары нигезендә  эзләү-коткару эшләрен алып бару мөмкинлеге барлыкка килде .

Белешмә өчен: INSARAG — бу  җимерелгән биналарда  махсус эзләү-коткару операцияләрендә катнашучы илләр hәм   оешмалар, шулай ук  тәбигый афәтләргә еш очраган илләр берләшмәсе. INSARAG   1988 елда Әрмәнстанда җир тәтрәү вакытында катнашкан  халыкара эзләү-коткару отрядлары инициативасы буенча  1991 елда төзелгән. Зур масштаблы һәлакәт районнарында   гомуми координациясез  һәм  бердәм методиканы  кулланмыйча эзләү-коткару эшләрен алып баруның мөмкинлеге юк икәне аңлашылды.

 Әйрәнүләр риваяте буенча  тоташ җимерелү зонасы барлыкка килде, корбаннар бар.  Эзләү-коткару һәм авария  хезмәте житәкчеләре эшкә керештеләр.   Алдан мәгълүмат буеча җимерекләр астында  һәм якын тирәдә  20дән  алып 50гә кадәр  кеше зыян күргән.

КПСО коткаручылары  оператив штаб оештырдылар ,  шулай ук   Идел Буе регионының  берләшкән төркемнең штабына вәкилләрен бирделәр.  КПСО  ЦУКС белән эшчәнлеген координацияләү буенча  эшкә кереште.

Өйрәнүләрдә катнашучыларның  бурычлары  шундый иде : барлык отрядларның мөмкинлекләрен бәяләү,  авария-коткару  hәм  җимерелүлек астында калган кешеләрне  табу өчен  яңа җиhазларны кулланып,   кинологик, визуаль һәм акустик эзләнү эшләрен үткәрү;  тыш хәлләр зонасыннан hәм югары катлы биек биналардан  эвакуация ;  беренче ярдәм күрсәтү;  гадәттән тыш хәлләр зонасыннан  зыян күрүчеләрне транспортлау;  вертолет мәйданчыгын оештыру; зыян күрүчеләргә психологик ярдәм күрсәтү; массакүләм  мәгълүмат вәкилләре белән эш;  химик-агулы матдәләр агып чыгу нәтиҗәсен  бетерү буенча эш  ; яну учакларыны сүндерү, гуманитар ярдәм.

Гадәттән тыш  хәл урынында   КПСО берләшкән төркеменең   кыр база лагере, штаб, элемтә узелы һәм госпиталь  оештылрыла. Һәр коткаручы  инструктаж ала. Эзләү-коткару эшләрен үткәрүе планы һәм эшче сменалар  графигы эзерләнә.

- Шушы полигонда INCARAG халыкара стандартларына  якынлашкан эре гадәттән тыш халләр вакытында коткару эшләрен алып бару методикасы дәресләре үткәрелә   – дип аңлатты  Россия ГТХМ Казан эзләү-коткару отряды башлыгының  урынбасары  Вадим Глушков. – Биредә без Казан, Яр Чаллы, Ижевск, Саров авария-коткару  хезмәтләренең   вәкилләрен җыйдык. Тәҗрибә уртаклашу бара. Коткаручылар, беренче чиратта, эшләргә өйрәнә, башка бүлекчәләр ничек эшләгәнен карыйлар, чөнки әзерлек дәрәҗәсе  бар җирдә дә төрле.

Беренче этапта коткаручылар  җимерелгән биналарны визуаль рәвештә карап  чыгып, зыян күргәннәрне эзлиләр hәм эвакуация эшләрен алып баралар. Берникадәр вакыттан соң планлаштырылган сценарий буенча барлык зыян күргәннәр табылган һәм  ГТХ зонасыннын коткарылган. Нәтиҗәләр турында  даими докладлар бирелә.

Коткару эшләре  өч тәүлек дәвамында  өч сменада оештырыла. Моның өчен яхшы тактик  эзерлек hәм  физик чыдамлылык кирәк

Төнлә коткаручылар  барлык эшләрне туктатып   5 минут тынлык игълан итәләр. Бу җимерелүлек астында калган кешеләрнең тавышларын ишетү өчен эшләнә. 

Россия ГТХМ Казан эзләү-коткару отрядының башлы Игорь Кацюруба сүзләренә караганда КПСО кайбер шартларны үтәгәч,  INSARAG системасы дәрәҗәсендә урта типтагы  отряды исемен алыу мөмкинлегенә ия .  

 - Кайбер тактик  җитешсезлекләр булды, аларны без җентекләп  карап чыгабыз һәм бетерергә тырышачакбыз. Ләкин өйрәнүләр безнең отряд  эзләү-коткару эшләрен халыкара стандартлар дәрәҗәсендә башкарырга сәләтле икәнлеген күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International