Татарстан территориясендә махсус янгынга каршы режим дәвам итә. Янгын сүндерүчеләр hәм ГПН хезмәткәрләре урманяны ял итү зоналарын янгын сүндерү квадроциклларда тикшереп чыктылар.

2017 елның 6 мае, шимбә

Бүген гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре  профилактик рейды белән  шәһәр кешеләренең яраткан ял итү урыны  - "Имәнлек"  урманяны парк зонасына  тикшерү белән чыктылар. Мөмкин кадәрле зур территорияне карап чыгу өчен алар җәяү генә түгел, ә янгын сүндерү квадроциклында  да йөределәр.

     Дөрес,   һава салкын булганы  өчен, кешеләргә тулысынча , учаклар ягып, шашлыклар пешереп ял итеп булмады.  Шуңа күрә урманада учак яндыру өчен  берәүгә дә штраф салу туры килмәде . Урманяны парк зонасында скандинавча йөрү белән шөгыльләнүче актив пенсионерлар hәм  балалы гаиләләр гына очрадылар.  Казан шәһәре идел Буе районының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре алар белән  профилактик әңгәмәсе уздырдылар , шулай ук  тематик белешмәлекләрне тараттылар.

Ике меңнән дүрт мең  сумга кадәр - мондый штрафны  махсус янгынга каршы режимны бозычуларга түләргә туры киләчәк .    Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә барлык   күпләп ял итү урыннары   гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең   аерым контролендә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International