Бүген иртән, Баулы районының Алексеевка авылында, Совет урамында шәхси йортта янгын чыкты. Янгын чыгуын белдерү җайланмасы эшли башлагач , элеге йортта яшәүчеләр вакытында чыгып китәргә өлгерделәр. Бу автоматик җайланма узган елда элеге күп балалы гаилә йортына Президент программасы буенча урнаштырылган иде.
Янгын сәгать 9.33да башланды. Бу вакытта өйдә 1989 елгы хуҗабикә hәм 7 яшьлек бала йоклап ятканнар.Ире иртән эшкә, ә ике өлкән балалары – мәктәпкә киткән булганнар.
Хатын-кыз сигнализацияның көчле тавышын ишетеп уянган.Әнисе улына урамга тәрәзә аша чыгарга булышкан, ә үзе ишектән веранда аша ( янгын башланган урыннан) чыккан. Нәтиҗәдә хатын-кызның тәне янгыннан җәрәхәтләнгән. Ул хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсендә. Бала уттан зыян күрмәгән.
Янгынның мәйданы 36 кв. м тәшкил иткән . Агач йорт һәм йорт алды корылмалары уттан зыян күргән. Якынча янгынның сәбәбе –тәмәке тарту вакытында саксызлык.
Барлыгы Баулы районында шундый янгын чыгуын белдерү автоматик җайланмалар белән 26 күп балалы гаилә йортлары җиһазландырылган.