Җиңү Көне уңаеннан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казан гарнизонының хәрби парадындында һәм "Үлемсез полк"акциясендә катнаштылар

2017 елның 9 мае, сишәмбе

 9 май 10.00да Казанның  Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72-еллыгына багышланган тантана  Казан гарнизонының шәхси составы гаскәрләренең төзелешеннән  башланды.  Аннары хәрби парад булды. Матур традицияне дәвам итеп,   Бөек Ватан сугышы елларындагы  Кызыл Армия сугышчылыры формасында  колонналар уздылар. ГТХМ  парад расчетын Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенең  байрак төркеме  җитәкләде.

Кремль диварлары янында  Казан гарнизонының хәрби частьләре, полиция хезмәткәрләре,  Милли гвардия ,  эчке гаскәрләр  , җәзаларны үтәү Баш идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Россия  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы частьләре , кадетлар,  югары уку йортларының  хәрби кафедра студентлары , шулай ук сугышчы – әфганчылар һәм башка  локаль сугышларда  һәм конфликтларда  катнашучылар   колонналары  тезелде. Сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, Казан гарнизоны хәрбиләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы белән Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исеменнән, шәхсән үз исеменнән  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Парад сафында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарә хезмәткәрләре ,  янгын сүндерүчеләр, коткаручылар,  гражданнар оборонасы гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре - кыскасы, тәүлек дәвамында халыкны гадәттән тыш хәлләрдән яклау буенча  үзенең бурычын башкарган барлык кешеләр  уздылар.

Аннары,  бердәм сафта , Россия ГТХМ буенча Федераль янгынга каршы хезмәтенең,  коткаручыларның  hәм хәрбиләрнең  колоннасы узды.  Бу аеруча тырышлык күрсәткән офицерлар һәм кече начсостав.  Парадта катнашучыларның күбесе  дәүләт һәм ведомстводан бүләкләнгән,  Татарстан Республикасы территориясендә һәм  Россия Федерациясенең башка  субъектларынды гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә берничә тапкыр катнашкан.

Шулай ук, Меңьеллык мәйданыннан    14 берәмлек хәрби техника  узды.

Узган еллар  күркәм автомобильлары сафында  1957 елда  чыгарылган ГАЗ-51А янгын сүндерү машинасы үзенең лаеклы урынын алды . Әлеге раритет Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең каршында  “сугышчан сафта” пьедесталда тора.

Бәйрәм көне  күп кенә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен Бөтенроссия "Үлемсез полк"акциясендә катнашу белән дәвам итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International