2017 елның 13 маенда "Игътибар, мотоцикл йөртүче!" Бөтенроссия акциясе узачак

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

2009 елдан башлап Казан хатын-кызлары  WindRose мотоберләшмәсе һәм  Казан мотоцикл йөртүчеләре  әлеге акцияне юл-транспорт hәләкәтләре санын киметү максаты белән ике тәгәрмәчле юл хәрәкәтендә  катнашучы техникага  игътибарны җәлеп итү өчен   оештыралар .

Акциядә катнашучылар өчен иң мөһиме – гомуми файдалану юлларына  чыккан  барлык кешеләргә дә  гади юл хәрәкәте   кагыйдәләрен  үтәү турындагы  мәгълүматны җиткерү. 

Акция  ТР ЮХИДИ  ярдәмендә узачак. Бу акцияда  Казан мотоцикл йөртүчеләре  генә түгел , ә  ТР буенча  Эшке  эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль  хезмәте мотобатальоны,   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның   һәм " Ашыгыч ярдәм “ хезмәтенең җиһазландырылган мотоцикллары катнашачак.

Шулай ук   шәhәрнең барлык электрон таблолары  акцияга кушылылар  hәм юлларда мотоцикл йөртүче  пәйда булганын искәртәләр.

 Барлык битараф булмаган мотоцикл йөртүчеләрне    акциядә катнашырга  чакырабыз.  Килгән һәрбер  кеше  “Ашыгыч ярдәм “ һәм  ГТХМ мотоциклларының ничек җиhазлануы  белән танышырга , гадәттән тыш хәлләр министрлыгы  мотобатальонының күрсәтмә  янгын сүндерүен  күрергә мөмкин.

 "Игътибар , мотоцикл йөртүче!" акциясы  2017 елның 13 маенда  үткәрелә. Катнашучыларның очрашу урыны -   "Казан" гаилә Үзәге янында  сәгать  12:00дә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International