ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

8 августта төнлә   һәм көндез  Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән  көчле яңгыр ,  көчле җил  (секундага  17 метрга  кадәр, урыны белән 19-24 метрга кадәр) , күк күкрәү көтөлә.

Hава шартлары начарлануы очрагында ТР буенча ГТХМ астагы  күрсәтмәләр бирә:

Аз сыешлы кимәләр хуҗаларына, начар күренү белән бәйле, махсус сәбәпләрсез су өстенә чыгу төела, hава шартларын исәпкә алып, hәрвакыт коткару, төзек  элемтә жайланмалары, навигация  әсбаплары  үзең белән булырга тиеш, ялгызы гына балык тотарга чыкмаска.

Автотранспорт хуҗаларына махсус сәбәпләрсез башка торак пунктларга чыгудан тыелып торырга, юлларда hәвефсез дистанцияны  сакларга, юлларда игътибарлы булырга кирәк.

Халыкка җил көчәү вакытында ишек алларыннан, ачык балконнардан бөркетмәнән әйберләрне алып куярга, тәрәзәләрне  тыгыз ябырга кирәк. Җил көчәйгән  вакытта карнизлардан, реклама стендларыннан, иске агачлардан ераграк торырга киңәш ителә.Имгәнүләрдән сакланыр өчен подъездга яки бина подвалына кереп торырга кирәк.

Шулай үк, боз яуганда , биналарның hәм корылмаларның түбәләре, пыялалары җәрәхәтләнергә мөмкин.

Халыкка шәхси торак йортларда түбәләрнең бөтенлеген,  яуган суның  стокларын  тикшерергә hәм идән астына  җыелган суның  дәрәҗәсен контрольда тотарга кирәк.

 

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  23  тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.

Менә инде берничә көн  ТРК администраторларына һәм башка шәхси фирмаларга   ир-ат  тавышлары  шалтыратып , үзен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең урынбасарлары диеп таныштыралар.  Сүз уңаеннан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының   вазыйфаи затлары исемлеге ведомство сайтында  ачык урнашкан.

Аның сүзләренә караганда, Казанга  Мәскәүдән югары комиссия килгән, hәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен “кара” исемлекта булмас өчен, эшмәкәрләр  тикшерүчеләргә бүләкләр, акча күчерергә сорыйлар.

 

Әмма, эшмәкәрләр ,  бу- телефоннан алдаучылар икәнен аңлап,  ведомствога мөрәҗәгать иттеләр.

Хәзерге вакытта  булган фактлар буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү алып баралар.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бу хакта  сүз  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләсенә багышланган селектор киңәшмәсендә барды.

Соңгы биш ел эчендә мәктәпләрдә янгыннар һәм гадәттән тыш хәлләр саны  мәктәпләрдә  20 процентка кимегән.  Балалар  hәлак булуына  юл куелмаган.

 

 

Алдагы уку елына регионларда  эшләүче комиссияләр составындагы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  күзәтчелек органнары  якынча 6,5 мең объект кабул иттеләр.  Барлыгы 96 меңнән артык белем бирү оешмалары исәпкә алынды. Шул исәптән,тәүлек буе балалар була торган  2,6 меңнән артык  учрежденияләр.

Россия ГТХМ  башлыгы Евгений Зиничев  надзор органнарга белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә  методик ярдәм  күрсәтергә кушты.  

«Миллионлаган балаларыбыз  бөтен ил буенча уку йортларында   белем алачак, һәм безнең гомуми бурыч – аларның иминлеген тәэмин итү», - диде министр.

Куркынычсызлык тәләпләренең тулы үтәлешен контрольда  тотуны тәэмин итәргә кирәк.Бу персонал әзерләү, объектларны яклау инженерлык системаларының эшенә дә кагыла, дип аңлатты министр.

Узган уку елы дәвамында  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек органнары белем бирү оешмаларында  якынча 40 мең тикшерү уздырдылар. Шул вакытта  77 меңнән артык  җитешсезлек  ачыкланган. Шулардан якынча 40 меңе  бетерелде.

 Янгын куркынычсызлык таләпләрен бозу өчен   110 җитәкче һәм вазыйфаи затлар адинистратив җаваплылыкка тартылган, шулай ук 50 юридик затлар.  Учреждениеләр җитәкчеләре белән  1014 дәрес , 3184 янгынга каршы инструктаж һәм әңгәмә үткәрелде.

Республиканың барлык муниципаль районнарында белем бирү учреждениеләры  яңа уку елга эзерлеген  кабул итү максатында  ведомствоара комиссия оештырылган  . Бу эш 6 августта башланачак. 

Рөстәм Миңнеханов  федераль министрга Казанда  футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытында  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре турнирны (шул исәптән  «Казан-Арена» стадионында узган матчлар һәм командалар тренировкаларын ) әзерләү һәм   иминлеген тәэмин итү белән   бәйле 50 дән артык чараларда катнашканы турында  хәбәр итте.  Футбол буенча дөнья чемпионаты  1 млн. нан артык  футбол фанатлары катнашында узды,  шуларның 75 меңе - чит ил гражданнары.

   Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри эше ярдәмендә  чемпионатны  уздыру выкытында   аның кунаклары һәм катнашучыларының куркыначсызлыган бозу, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән.

   Очрашу вакытында регионда иминлек чараларын тәэмин итү һәм Россия ГТХМ бүлекчәләренең усеше өчен финанс чараларының  җәлеп итүе турында фикер алмашынды.

Соңгы 7 елда (2011-2017 ел), моның өчен республика бюджетыннан  2 млрд 200 млн сумнан артык бүлеп бирелгән иде.

    Шулай ук 2018 елда  өстәмә 76 млн. сум бүлеп бирелгән. Шул акчага Федераль янгынга каршы хезмәтенең   төп һәм махсус техникасының  капиталь ремонты уздырылды.

   Шулай ук Евгений Зиничев һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясының   иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы  берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

 

5 августта 22.54 тә  Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Идел буе районы,  Назарбаев урамы , 21,  өченче каттагы 2 бүлмәле  фатирда янгын турында хәбәр килде

 22 сәгать 57 минутта янгын урынына  1-ЯКБ  дежур каравыл бүлеге килеп җитте. Подъездда  бик көчле төтөн иде.  Разведка барышында  фатирда 10 квадрат  метр мәйданында өй җихазлары януы билгеләнде. Янгын сүндерү җитәкчесе бүлекчәсе бурычын билгеләде. Сәгать 23.00 да янгын сүндерелде

23 сәгать 02 минутта  янгын урынына 7-ЯКБ бүлеге килде. Янгын сүендерүчеләр башка фатирларда тикшерү үткәреп, , кирәк булган очракта коткару эшләре яки эвакуация оештырырга карар иттеләр.

Тикшерүләр барышында подъезд баскычларыннан   6 кеше коткарылган, шулай ук 5 кат балконыннан автоматик баскыч  ярдәмендә  көчле төтөн белән  эвакуация  юллары киселгән   47 яшьлек хатын-кыз коткарылды.

Янгын нәтиҗәсендә: һәлак булучылар юк,  бер  50 яшьлек  хатын-кыз 2 дәрәҗәле пешегү алган.

Алдан янгынның сәбәбе –  электр җихазларны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен  бозу аркасында.

Гадәти булмаган туй кортежы  Яшел Үзән урамнары буенча  узды. Матур бизәгән машиналар колоннасы башында  чын янгын машинасы  бара иде. Шулай оригиналь ысул белән Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләренең берсе өйләнә.  52 нче  янгын коткару бүлеге хезмәткәре Алексей Доронин  үз кәләшенең йөрәген шулай яуларга карар итте.

     Мондый яшел Үзәндә юк иде әле. Кияүләр  байкларда, «Хаммер”ларда, аппак  лимузиннарда  килгәннәре бар. Ә менә  янгын сүндерү автомобильдә – бу, чыннан да, беренче тапкыр! Искиткеч матур парны – Алексей һәм Дарьяны - янгын сүндерүчеләр кәләш йорты бусагасында  бәйрәм фейерверкы белән каршы алдылар.  Истәлеккә аклы-кызыллы машина фонында  фотога төшәргә теләүчеләр дә бик күп булды.

Бу “утлы”туй  тиешенчә узды  – бәхетле кияү,   матур кәләш,  кунаклар, елмаюлар, котлаулар, чәчәкләр... Һәм, әлбәттә,  теләкләр -   бер генә янгын  машинасы да аларның  мәхәббәт утын сүндерә алмасын!

“Торак-2018” профилактик операциясе кысаларында “ ТР янгын  сүндерү сагы” хезмәткәрләре республика торак пунктларында йортларны тикшереп үттеләр. Җәйге чорда аларны мунча мичләре hәм көнкүреш электр приборларның hәләте  борчый. Аларны дөрес  кулланмау   янгыннарга  алып бара.

  Янгынгы каршы хезмәте  җитәкчеләре балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында  әңгәмәгә зур игътибар  бирәләр. Шулай ук өлкәннәргә балаларына  даими ут  белән уен бигрәк тә куркынач булуы турында исләтүне  киңәш итәләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  14  тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.


4
август, 2018 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Россия гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының  ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтчелек һәм профилактик эшләре идарәсе башлыгы Сергей Сергеев  республика су  объектларында   hәвефсезлекне  тәэмин итү турында  хәбәр итте.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International