Евгений Зиничев белем бирү учреждениеләрендә куркынычсызлык үтәләшен билгеләргә таләп итте.

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Бу хакта  сүз  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге мәсьәләсенә багышланган селектор киңәшмәсендә барды.

Соңгы биш ел эчендә мәктәпләрдә янгыннар һәм гадәттән тыш хәлләр саны  мәктәпләрдә  20 процентка кимегән.  Балалар  hәлак булуына  юл куелмаган.

 

 

Алдагы уку елына регионларда  эшләүче комиссияләр составындагы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  күзәтчелек органнары  якынча 6,5 мең объект кабул иттеләр.  Барлыгы 96 меңнән артык белем бирү оешмалары исәпкә алынды. Шул исәптән,тәүлек буе балалар була торган  2,6 меңнән артык  учрежденияләр.

Россия ГТХМ  башлыгы Евгений Зиничев  надзор органнарга белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә  методик ярдәм  күрсәтергә кушты.  

«Миллионлаган балаларыбыз  бөтен ил буенча уку йортларында   белем алачак, һәм безнең гомуми бурыч – аларның иминлеген тәэмин итү», - диде министр.

Куркынычсызлык тәләпләренең тулы үтәлешен контрольда  тотуны тәэмин итәргә кирәк.Бу персонал әзерләү, объектларны яклау инженерлык системаларының эшенә дә кагыла, дип аңлатты министр.

Узган уку елы дәвамында  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек органнары белем бирү оешмаларында  якынча 40 мең тикшерү уздырдылар. Шул вакытта  77 меңнән артык  җитешсезлек  ачыкланган. Шулардан якынча 40 меңе  бетерелде.

 Янгын куркынычсызлык таләпләрен бозу өчен   110 җитәкче һәм вазыйфаи затлар адинистратив җаваплылыкка тартылган, шулай ук 50 юридик затлар.  Учреждениеләр җитәкчеләре белән  1014 дәрес , 3184 янгынга каршы инструктаж һәм әңгәмә үткәрелде.

Республиканың барлык муниципаль районнарында белем бирү учреждениеләры  яңа уку елга эзерлеген  кабул итү максатында  ведомствоара комиссия оештырылган  . Бу эш 6 августта башланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International