Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.
Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Шул исәптән шәхси йортларда – 4 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 4 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 15 тапкыр.
06.08.2018 ел 04.12 Чүпрәле МР, Югары Акса авылы, Пролетарская урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 130 кв.м. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар, 1956 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
06.08.2018 ел 15.03 Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 80 нче йорт, фатир.
Биш катлы торак йортта бишенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1977 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
06.08.2018 ел 21.59 Норлат МР, Сәләнгеш авылы, Колхоз урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1956 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
06.08.2018 ел 12.40 Норлат МР, Югары Чирмешән елгасы, Урняк авылы тирәсендә.
Узып баручылар судан 1982 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
06.08.2018 ел 14.50 Яшел Үзән МР, Щука елгасы, Свияжск утравы янында.
МЧС коткаручылары судан, 1961 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96