2018 елның 10 августында "Казан" гаилә Үзәгенең территориясендә "Мин күкне сайлыйм!" дигән VI авиация бәйрәме узачак. Очулар программасында кече һәм авыр стратегик авиация һава суднолары катнашачак һәм парашютчылар чыгышлары булачак
Күрсәтмә очулар Казансу елгасы акваториясы өстендә "Миллениум" күпере һәм Кремль дамбасына арасында 60 метрдан 1500 метрга кадәр биеклектә 23 hава суднолары катнашында узачак. Шулай ук 1200-1500 метр биеклектән парашютчылар сикерүләре үткәреләчәк.
Катнашучыларның һәм тамашачыларның иминлеген тәэмин итү максатыннан Казансу елгасы акваториясендә сәгать 14:00дан кече суднолар инспекциясе инспекторлары һәм коткаручылар 4 мотокөймәдә кизү торуны башкарачаклар. Шулай ук “Казан” гаилә территориясендә Казан янгын сүндерү-коткару гарнизонының 6 кеше шәхси составында бер янгын автоцистернасы торачак. Барлыгы ГТХМнан 28 кеше җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар кабинетының 3.07.2018 №542 Карары буенча 10 августта очышлар үткәрү вакытында 15:00 дан 23:00 кадәр Казансу елгасы акваториясында аз сыешлы судноларда чыгышлар тыела.
Авиация бәйрәмендә катнашучылар өчен концерт программасы оештырылачак. Кысаларында күңел ачу программасы узачак , байкерларның чыгышлары, балалар өчен уен мәйданчыгы, парашют җәю буенча мастр-класс оештырылачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.
Бу көннәрдә «Горьковец» балалар лагерында планлы янгын-тактик өйрәнүләр уздырылды.
Балалар ял итү урыннарында мондый тренировкаларны Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре белән берлектә күзәтчелек эшчәнлеге һәм кече үлчәмле суднолар буенча дәуләт инспециясының Яшел Үзән бүлегенең инспекторлары ел саен үткәрәләр. Төп максаты- шәхси составны әзерләү дәрәҗәсен арттыру, һәм шәһәр читендәге лагерьларда гадәттән тыш хәл килеп чыккан арада ашыгыч хезмәтләре белән узара эшне камилләштерү.
- Мондый чараларны үткәрергә кирәк, - дип фикерләрен уртаклаша «Горьковец» лагереның директоры Ольга Щербатенко. – Балалар лагерьлары – бу янгын куркынычы булган объектлар. Балалар да, тәрбиячеләр дә биредә янгын чыккан очракта нәрсә эшләүне төгәл белергә тиеш.
Балаларга янгын сүндерү техникасын һәм җиһазлар күрсәтү онытмаслык тамаша булды. 8 нче федераль янгынга каршы отрядның хезмәткәрләре балаларга заманча янгын сүндерүче "Камаз" ларның техник характеристикалары һәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр, хәрби җәелдерү элементларын күрсәттеләр. Барлык теләүчеләр каска киеп янгын сүндерү автомобиле кабинасына утырып үзләрен дә янгын сүндерүче булып хис иттелэр.
- Шундый профилактик дәресләр истә кала, - ди Яшел Узән муниципаль районы кузәтчелек һәм профилактик эшләр буенча булегенең баш инспекторы Рамил Хаҗиәхмәтов. - Барлык уртак акцияләрнын төп максаты – бу балаларның күпләп ял итү урыннарында янгыннарның килеп чыгуына юл куймаска һәм балаларның уттан һәлак булуын булдырмаска.
Көн саен, 29 майдан башлап , республика районнарында һәм шәһәрләрендә су янында массакүләм ял иту урыннарында су объктларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән 150 дан артык мобиль төркемнәр патрульлык үткәрәләр . Республикада барлыгы халыкның су янында массакүләм ял итү 251 урыны исәптә.
Көену сезоны башланганнан бирле мобиль патруль төркемнәре 6537 тикшерү үткәрделәр, 24743 әңгәмә өештырдылар, 58930 кешене жәлеп иттеләр, 49262 мәгълүмати китаплар тараттылар, коену тыю турында 1178 мәгълумат урнаштырдылар. Административ җаваплылыкка 317 гражданнар тартылган .
Шуның белән бергә, судагы бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен республиканың муниципаль районнарында коену тыюны сәбәпләрен аңлатучы мәгълүмати аншлаглар куела.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарга - 1-1,5 мең сум,вазыйфатлы затларга - дүрт меңнән алып биш мең сумга кадәр; юридик затларга - кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр штраф салына.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.
2018 елның 7 августында 13 сәгать 39 минутта «112- системасы» буенча Әлмәт шәһәре , Ленин урамы, 201 адресында фатир янганы турында хәбәр килде. Бу бер бүлмәле фатир, гомуми мәйданы 43 кв. м, 9 катлы торак йортның жиденче катында урнашкан. Бу йорт 2014 елда төзелгән, авария-янгын сигнализациясе белән җиһазландырылган.
13 сәгать 41 минутта янгын урынына 65 - ЯКБ ның дежур каравылы килде. Янгын бүлекчәсен фатир хуҗасы каршылады, ул аңлатып узганча, әлеге фатирда башка беркем дә юк, янгын лоджияда чыккан,һәм янгын сүндеручелэр килгенче ук хуҗанын узе белән сүндерелгән. Фатирда төтен чыккач, АЯС датчигы тавыш бирә башлаган. Тикшерү барышында янгын сүндерүчеләр лоджия идәнендә янгын учагын таптылар.
Үткәрелгән тикшерү ачыкланганча, фатир хуҗасы янгын чыккан вакытта өйдэ булган, зал бүлмәсендә йоклаган. Датчик тавышын ишеткәч, уянган һәм янгынны сүндерә башлаган.
Янгын нәтиҗәсендә: ут белән 1 квадрат метрда әйберләргә зыян китерелгән. Фатир зыян күрмәгән.
Алдан янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән . Бәлки, лоджияның ачык тәрәзәсеннән югары каттан сүндерелмәгән тәмәке очып кергән булган.
Матди зыян-якынча 0,5 мең сум. Саклап калган милекнең бәясе якынча 1,8 млн. сум.
Белем бирү учреждениеләренең яңа уку елы башына әзерлеген тикшерү максатларында республиканың барлык муниципаль районнарында ведомствоара комиссия өештырылган. Аның составына күзәтчелек эшчәнлеге территориаль бүлекчәләренң хезмәткәрләре кертелгән. Бүген Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары Казанның Совет районында урнашкан 180 купьпрофильле гимназияның янгын куркыначсызлыгының торышын тикшерделәр.
Бу уку йорты үз ишекләрен мәктәп укучылары өчен барлыгы бер ел элек ачты . Шуңа күрә, аны проектлау һәм төзу вакытында барлык техник таләпләр исәпкә алынды. Әмма тәртип буенча тикшерү булырга тиеш. Бары жиhазлар урнында, эшли, эвакуация юллары билгеле, ачык булырга тиеш.
- Гимназия яңа булганга , аның жиhазлануы бөтен таләпләргә дә җавап бирә. Гимназия бинасы коридорлар белән тоташкан 4 блоктан тора. Мәктәп төтен бетерү, мәжбури вентиляция, автоматик янгын сигнализация системалары белән җиһазландырылган . Янгын булса, сигнал турыдан туры янгын саклау хезмәте пультына килә, - дип хәбәр итте гимназия директоры Илдар Саяхов.
Бу уку йортынын коридорларын, баскычларын , залларын, физика, химия классларын күреп чыккан дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре бернинди житешсезлеклэр тапмадылар.
- Әлеге уку йорты яңа уку елына әзер, - дигән карарны Казан шәһәре кузәтчелек эшчәнлеге буенча булеге башлыгы урынбасары Дмитрий Приказчиков чыгара.
- Казанда хәзерге вакытта 176 мәктәбеннән 61 мәктәп тикшерелде , - дип дәвам итте Дмитрий Приказчиков.- Тикшерү күрсәткәнчә тәләпләр бөтен җирдә дә тулысынча үтәлми.Мондый уку йортлары балалар кабул итугә әзер түгел.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү өчен әлегә өч уку йорты әзер түгел - 30, 113 номерлы мәктәпләрдә, hәм 13 номерлы гимназияда капиталь ремонт уткәрүе сәбәпле. Ремонт тәмамлаганнан соң тикшерү уздырылачак.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча яңа 2018-2019 уку елында ачылуга 3763 белем бирү учреждениесе планлаштырыла.
Гомуми янгын куркынычсызлыгы тәләпләре бозылу ачыкланган объектлар саны – 182 тәшкил итә.
2018 елның 7 августында 20 сәгать 02 минутта бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 номерына Казанның Мәкәү районында Декабристлар урамы, 129 өйдә баланың тәрәзәдән төшкәне турында хәбәр килде.
20 сәгать 05 минутта вакыйга урынына ЯКБ-3 дежур каравылының бер бүлеге килде. Каршы йортта яшәүчеләр hәм купсанлы вакыйганы күргән кешеләр , баланың 4 каттан “Победа” кибете түбәсенә төшкәнен эйттеләр. Каравыл башлыгы, баскыч куеп, кибет түбәсәнә менә. Анда яткан баланы, өстәмә имгәнүләрдән саклап, яткан хәлдә 2 катта яшәүче кеше тотып тора иде. Янәшәдә үк табиблар да булган. Баланы йомшак носилкада икенче каттагы фатир тәрәзәсеннән табибларга тапшырдылар.
Зыян күргән малайның яше 1 яшь 6 ай. Хәзер ул БРКХ реанимациясында авыр хәлдә ята. Башлангыч диагнозы « баш мие травмасы».
Бала тәрәзәдән төшү вакытында фатирда тагын яшьләре 13, 11, 4 булган өч кыз була. Өлкәннәр фатирда юк иде. Мөгаен, сабый караучысыз калып, тәрәзә төбенә менеп, ачык тәрәзәгә куелган чебен-черкиләргә каршы челтәргә таянган.
Баланы тәрәзәдән төшүдән ничек якларга була?
- Өйдә бала булса, беркайчан да тәрәзәне ачык тотмагыз.
- Чебен-черкиләргә каршы челтәр төшүдән яклауга билгеләнмәгән.
- Тәрәзәләргә блокираторлар куегыз.
- Тәрәзә яныннан барлык төр мебелльларны алып куегыз,
- Мөмкинлек булса, тәрәзәнә астан түгел, ә өстән ачыга.
- Тәрәзәләргә махсус фиксаторлар унарштырыгыз. Бала тәрәзәне тик берничә сантиметрга гына ача ала.
- Тәрәзәгә решетка куегыз. Ул балагызны тәрәзә ачык булганда, төшүдән саклап калачак.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.
Бүген Татарстан республикасының кече үлчәмле суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов су коену сезоны чорында суда иминлек тәэмин итүгә багышланган журналистлар өчен өештырылган брифингта бу хакта тагын бер кат искә төшерде.
Коену сезоны башланганнан бирле Республика сулыкларында 58 кеше батып үлде, шул исәптән 4 бала. 20 кеше коткарылды. Узган елның шул чорындагы күрсәткечләр – 38 һәлак булган, алар арасында ике бала һәм 30 коткарылган.
Барлыгы 2018 елның башыннан суда 65 кеше һәлак булган , шул исәптән 5 бала. 54 кеше коткарылган .
- 2018 елда hәлак саны үсешенә , беренче чиратта, исерек хәлдә җиhазланмаган сулыкларда коену сәбәпле. Тагын бер тапкыр исләтәм - исрек килеш су коену – тормыш өчен куркынычлы!
Су янында балаларны бер минутка да игътибарсыз. калдырырга ярамый, - диде Юрий Венедиктов.
Шулай ук, ул хәбәр иткәнчә, хәлне тотрыклыландыру өчен өстәмә чаралар планлаштырылган .
Барыннан да элек, республикада гамәлдәге пляжлар санын 33 дан 59га кадәрле арттыру планлаштырыла.
Юрий Венедиктов билгеләп үткәнчә, республикада су өстендә коткару җәмгыяте үсеше дәвам итә , инде булдырылган 44 территориаль бүлекчәләре составында 446 кеше эшли. 33 коткару посты булдырылган.
Аерым игътибар балаларга бирелә . 2015 елдан балалар сәламәтләндерү лагерьларында “Йөзәргә өйрән»акциясе үткәрелә .
2016 елдан башлап мәктәпләрдә йөзү буенча проект тормышка ашырыла. Ике ел дәвамында 63 меңнән артык балалар өчен укулар үткәрелде.
Юрий Венедиктов тагын бер кат искәртеп узганча, моның өчен тыелган урыннарда коену өчен 1-1,5 мең сум административ штраф салына .
- Тулаем алганда, коену сезоны башланганнан бирле мобиль патруль төркемнәре 6537 патруль чыгыш өештырдылыр, 24743 әңгәмә, үткәрелгән , 58930 кеше катнашты, 49262 мәгълүмат китаплары таратылды, коену тыю турында 1178 аншлаг куелды , административ җаваплылыкка 317 кеше тартылды, - диде Юрий Венедиктов.