Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 94 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ОСВОД активистлары белән берлектә балалар сәламәтлендерү лагерьларында профилактик дәресләрне уздыруны дәвам итәләр. Бу юлы профессоналлар hәвефсез ял итү күнекмәләренә Кояшлы ял итү базасының кызларын hәм малайларын өйрәттеләр.Бу профилактик акция җәйге ял вакытында балаларның иминлегенә юнәлдерелгән . Әлеге акция Русия гадәттән тыш министрлыгы системасында hәвефсезлек мәдәният Елы кысаларанда үткәрелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.
Көндез 2 августта биш катлы торак йортның ишенче катында балкон яна иде. Фатирның хуҗасы баскычлар буенча кысылган һава белән сулау аппаратыннан коткаручының битлегендә чыгарылган. Йорттан 75 кеше, шулардан 9 бала эвакуацияләнгән. Ут түбә төзелешләренә таралган. Янгынның мәйданы 700 кв. м тәшкил иткән. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
ТР янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отряды Иске Матвеевка авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Минзәлә муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль балалар йортының тәрбияләнүчеләре өчен "ачык ишекләр көнен" уздырдылар. Укучыларга янгын техникасын, янгын техникасы коралларын, каравыл бинасын күрсәттеләр һәм янгын иминлеге чараларын үтәү буенча профилактика әңгәмәсен уздырып, истәлек кәгазьләрен бирделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 22 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр.
2018 елда 3-5 августта Казанда триатлон буенча Русия беренчелеген һәм IRONSTAR&TIMERMAN халыкара ярышларын үткәрү планлаштырылган. 1 августта өлкән инспектор Р. Р. Сафин вакытлы инфраструктураны карап тикшергән. Оештыручылар һәм вазифалы шәхесләр белән ярышлар вакытында янгын иминлеге чараларын үтәү турында инструктаж үткәрелде, янгын яки башка гадәттән тыш хәлләрдә хезмәт күрсәтү персоналының гамәлләр тәртибен аңлаттылар.
2018 елда 1 августта төнлә күп фатирлы йортның дүртенче катындагы фатир яна иде. Тышкы ишек ябык булган, әмма аны бензорез белән ватып ачтылар. Янгынны сүндерү барышында зал бүлмәдә диванда 1983 елгы фатир хуҗасы аңсыз торышта табылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, төзүче фатирны автоном янгын белдерүчеләре белән җиһазландырган, әмма хуҗалар әсбаптан батарейларын чыгарган. Тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр булмаса, хатын-кыз төтен белән агуланып үләр иде.
ГТХМ хезмәткәрләре хәрби хәрәкәтләр ветераннарының сораулары буенча Татарстан Республикасы координация советы эгидасы астында "Аврора. Яшь спецназчы" махсус хәрби-патриотик сменасының тәрбияләнүчеләре өчен "Хыял" балалар сәламәтләндерү лагеренда күрсәтмә дәресләр уздырдылар. Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре яшь спецназчыларга кунакка инде берничә тапкыр барган. Заманча коткаручыларның мөмкинлекләрен ТР ПСС 2 нче зональ эзләү-коткару отрядының белгечләре күрсәттеләр, заманча янгын сүндерүчеләрнең янгын техникасы кораллары турында балаларга Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФПС отряды 53 янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре сөйләделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр.