Игътибар: телефоннан алдаучылар!

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Менә инде берничә көн  ТРК администраторларына һәм башка шәхси фирмаларга   ир-ат  тавышлары  шалтыратып , үзен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең урынбасарлары диеп таныштыралар.  Сүз уңаеннан, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының   вазыйфаи затлары исемлеге ведомство сайтында  ачык урнашкан.

Аның сүзләренә караганда, Казанга  Мәскәүдән югары комиссия килгән, hәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен “кара” исемлекта булмас өчен, эшмәкәрләр  тикшерүчеләргә бүләкләр, акча күчерергә сорыйлар.

 

Әмма, эшмәкәрләр ,  бу- телефоннан алдаучылар икәнен аңлап,  ведомствога мөрәҗәгать иттеләр.

Хәзерге вакытта  булган фактлар буенча хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерү алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International