6 августта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов  федераль министрга Казанда  футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү вакытында  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре турнирны (шул исәптән  «Казан-Арена» стадионында узган матчлар һәм командалар тренировкаларын ) әзерләү һәм   иминлеген тәэмин итү белән   бәйле 50 дән артык чараларда катнашканы турында  хәбәр итте.  Футбол буенча дөнья чемпионаты  1 млн. нан артык  футбол фанатлары катнашында узды,  шуларның 75 меңе - чит ил гражданнары.

   Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри эше ярдәмендә  чемпионатны  уздыру выкытында   аның кунаклары һәм катнашучыларының куркыначсызлыган бозу, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән.

   Очрашу вакытында регионда иминлек чараларын тәэмин итү һәм Россия ГТХМ бүлекчәләренең усеше өчен финанс чараларының  җәлеп итүе турында фикер алмашынды.

Соңгы 7 елда (2011-2017 ел), моның өчен республика бюджетыннан  2 млрд 200 млн сумнан артык бүлеп бирелгән иде.

    Шулай ук 2018 елда  өстәмә 76 млн. сум бүлеп бирелгән. Шул акчага Федераль янгынга каршы хезмәтенең   төп һәм махсус техникасының  капиталь ремонты уздырылды.

   Шулай ук Евгений Зиничев һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясының   иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы  берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International