«Утлы” туй

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Гадәти булмаган туй кортежы  Яшел Үзән урамнары буенча  узды. Матур бизәгән машиналар колоннасы башында  чын янгын машинасы  бара иде. Шулай оригиналь ысул белән Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизоны хезмәткәрләренең берсе өйләнә.  52 нче  янгын коткару бүлеге хезмәткәре Алексей Доронин  үз кәләшенең йөрәген шулай яуларга карар итте.

     Мондый яшел Үзәндә юк иде әле. Кияүләр  байкларда, «Хаммер”ларда, аппак  лимузиннарда  килгәннәре бар. Ә менә  янгын сүндерү автомобильдә – бу, чыннан да, беренче тапкыр! Искиткеч матур парны – Алексей һәм Дарьяны - янгын сүндерүчеләр кәләш йорты бусагасында  бәйрәм фейерверкы белән каршы алдылар.  Истәлеккә аклы-кызыллы машина фонында  фотога төшәргә теләүчеләр дә бик күп булды.

Бу “утлы”туй  тиешенчә узды  – бәхетле кияү,   матур кәләш,  кунаклар, елмаюлар, котлаулар, чәчәкләр... Һәм, әлбәттә,  теләкләр -   бер генә янгын  машинасы да аларның  мәхәббәт утын сүндерә алмасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International