Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  14  тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 1 тапкыр.

Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 3 янгын, къпфатирлы йортларда – 1 янгын, мунчада – 2 янгын.   

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 4 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  14  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактик эшләренә – 11 тапкыр.

05.08.2018 ел 04.44 Менделеевск МР, Сетяково авылы,  Карьерная урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 60 кв.м. Янган һәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы хатын-кыз мәетен тапты. Фатиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

05.08.2018 ел 22.54 Казан шәһәре, Идел буе районы, Назарбаев урамы, 21 йорт, фатир.  

Биш катлы торак йортта өченче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 10 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1971 елгы хатын-кызны коткардылар, 1968 елгы хатын-кыз зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны республика хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү .

05.08.2018 ел 09.40 Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, Зәңгәр күл.  

МЧС коткаручылары судан 1975 елгы тр-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир 4 август көнне су йөзгән вакытта югала.  Фаҗиганең сәбәбе – исерек килеш җиһазландырылмаган урында су коену.

05.08.2018 ел 15.00 Яр Чаллы шәһәре, җирле буа,  «Заря» СНТ янында.

МЧС коткаручылары судан, 1978 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.  Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International