Бүген төнлә башкалабызда Рахматуллин урамында торак булмаган ташландык йорт янды. Ягын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына 2сәг.42 минутта килә. Янгын сүндерү расчетлары хәбәр алганнан соң, янгын булган урынга 5 минут эчендә килеп җиттеләр. Янгынга өченче номер бирелде. Ялкын йортның чормасын һәм кат араларын камап алган иде. Әлеге бина иске, түбәләләре агачтан ясалган һәм бик күп буш урыннар булу сәбәпле янгын сүндерүчеләргә янгын сүндерүдә кыенлык тудырды. Барлыгы янгында 12 махсус һәм төп техника, шәхси составның 40 кешесе катнашты. Янгын 700 кв. метрны тәшкил иткән.