ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2010 ел
дүшәмбе

28
май, 2010 ел
җомга
 

Әлеге табыш турындагы хәбәр 12 сәг. 12 мин. 3/01 йорт торучысыннан килде.  Ир кеше бишенче подъезд янындагы чуп-чар ташлый торган контейнерда зенит җайланма снарядын табу турында сөйләде.


27
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе
 

28 май көнне 10сәг. 20 мин.  “Казан” халыкара аэропортында юл – транспорт һәлакәтендә һәлак булган кешеләре белән  “Оренбург авиалиния” самолеты төшәчәк. Үлү гәүдәләрне Казан шәһәренең гражданнар саклау идарәнең ЗПСО №2 һәм ПСО коткаручылары бушатачаклар.

 

Бүген Мәскәүгә Төркиядән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ил – 76 самолетында  россия туристлары кайтты. Кайтучылар  арасында   Татарстан Республикасынан 5 кеше дә бар. Мәрхүмнәр әлегә Төркия башкаласында калдылар. Барлык җәрәхәтләнгән туристлар  Мәскәү шәһәренең төрле дәвалану учрежденияләргә урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, ике көн әлек Төркиядә Россия  туристларын экскурсиягә алып баручы автобус 15 метр тирәнлектәге чокырга барып төште. Фаҗига булган урында ук 17 кешенең гомере өзелде, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.  Җәрәхәтләнүчеләр һәм  һәлак булучылар арасында Татарстан туристлары да булган . Барлыгы җиде кеше . Ике кеше үлде, биш кеше җәрәхәтләнде.


25
май, 2010 ел
сишәмбе
Фаҗиганең аныкланган  мәгълуматлары буенча ДТП нәтиҗәсендә 7 кеше җәрәхәтләнде. Ике кеше һәлак булды, 5 кеше Төркиянең хастаханәсендә ята.    

 

Бүген сәгать биштә Төркия башкаласының  Аксу өязендә россия туристлары белән автобус капланды.  Әлеге автобус  Алания курортыннан Памуккале туристик үзәгенә барды. Ачыкланмаган сәбәпләр буенча россия туристлары белән тулган автобус 15 метрлы биеклектән Аксу елгасына төште. Барлыгы атобуста 41 кеше иде: йөртүче, экскурсия йөртүчесе һәм 38 РФ гражданнары.  


23
май, 2010 ел
якшәмбе
Терлекчелек фермасы янында салам өеме яну  турындагы хәбәр  Тәтеш районының Зур Шәмәк аерым дежур пультына  2 сәг. 54 минутта ООО “Растительное масло” сакчылыгыннан килде.

21
май, 2010 ел
җомга
Бүген Приволжск федераль университеның укытучыларына  уку процессын туктатып торырга туры килде, чөнки студентлар белән алар тиз арада урамга чыгарга тиеш иделәр.  Университетның барлык  радио әйткечләрдән янгын турындагы хәбәр янгырады.   Янгын тугыз йөз студетка һәм  университет хезмәткәрләренә куркыныч китерергә мөмкин иде. Бәхеткә каршы, янгын, шартлы гына иде,  ләкин вузның  штат булмаган янгын  звеносы һәм профессиональ янгын сүндерүчеләр  барлык  эшләрне реаль янгын режимында  эшләделәр.  

19
май, 2010 ел
чәршәмбе
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре  балалар сәләмәтләндерү лагерьләрен тикшерергә дәвам итәләр. Чираттагы тикшерүне дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре Киров районының “Искра” спорт – сәламәтләндерү лагерендә  уздырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International