Менә инде ничә ел рәттән июнь ае безне үзенең аномаль күренеше белән шак каттыра. Йә көчле җил чыга, йә бозлы яңгыр ява башлый, яисә киресенчә җирне корылык камап ала. Нәкъ менә бу ялларда да синоптиклар билгеләнгән прогноз расланды. Табигать стихиясе котырып, кайбер районнарга зыян китерде. Бишенче июнь көнне Собинова урамында, 139 нчы йортта көчле җил нәтиҗәсендә агач электр үткәргечкә төште. Бәхеткә каршы йорт торучыларына утсыз утырырга озак туры килмәде. Ә,менә Түбән Кама районының Югары Чаллы, Сухарево, Семенеево, Зур Аты һәм Кызыл Каска торак йорт кешеләре утсыз ике сәгать тордылар. Монда да җил үзенең зыянын эшләп китте. Арча районының Шика авылында яшен бер йортка китереп сукты. Бәхеткә каршы йортның хуҗалары өйдә булмадылар. Янгынны күршеләр күреп алдылар һәм янгын сүндерүчеләргә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч ялкын йортны камап алган була. Көчле җил аркасында ялкын каралтыга да күчә. Нәтиҗәдә торак йорт һәм каралты янып бетә.
Бу көнне иң күп зыян күрече Баулы районы була. Баулы шәһәренең үзәге буенча көчле җил җереп чыкты. Торак йортларның, биш катлы йортның һәм ЧП Агаев кондитер цехының түбәләрен кубарып атты.
Бәхеткә каршы кешеләр арасында җәрәхәтләнүчеләр һәм үлүчеләр юк.