Казан студентлары Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Приволжск региональ үзәк җитәкчесеннән диплом алдылар

2010 елның 10 июне, пәнҗешәмбе
 

Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет студентлары “Приволжье- куркынычсызлык территориясе” дигән иҗади конкурста җиңүчеләр булдылар. Әлеге конкурс Приволжск федераль округында 18 январьдән алып 30 апрельгә кадәр узды. Конкурс МЧС хезмәтен фәнни – практик максатыннан камилләштерү һәм Россия МЧС оешуының 20 еллыгына оештырылды.

Бу интеллектуаль конкурс Приволжск федераль округының югары уку йортлары арасында беренче тапкыр  уздырыла. Конкурсның төп максаты булып Россия Федерациясенең Приволжск федераль округында гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл өлкәсендә җитешсезлекләрне өйрәнү, аларны юк итү һ.б. тора. Студентлар МЧС тәкъдименә рәхәтләнеп мөнәсәбәтләрен  белдерделәр. Барлыгы 42 заявка бирелде. Шуларның 4 заявка Татарстан Республикасыннан килде. Барлык эшләрне караганнан соң, конкурсның экспертлары җиңүчеләрне билгеләделәр, алар арасына татарстан вәкилләре дә керде. Җиңүчеләрнең исемнәрен видеоконференция режимында  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җитәкчесе Оргкомитет председателе, хәрби фәннәре кандидаты, генерал – лейтенант Игорь Паньшин әйтте. Беренче урынны Айгөл һәм Айнур  Мөхәмәтҗановлар яуладылар. Өченче дәрәҗәдәге диплом белән  Роза Мөхәмәтҗанова һәм Юлия Куприянова бүләкләнде. Җиңүчеләргә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Приволжск региональ үзәк дипломнарын һәм ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәхмәт хатларын Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә башлыгы эчке-хезмәт генерал майоры Хәбибуллин Рафис бирде. Рафис Хәбибуллин студентлар белән аралашканда аларга үз эшләрен дәвам итәргә һәм укуларын тәмамлаганнан соң үз көчләрен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарә структурасында сынап карарга тәкъдим ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International