Янгын өч кешенең гомерен алды

2011 елның 7 июне, сишәмбе
Биектау районында “Солнечный КГМИ” бакчачылар ширкәтендә йорт януы турындагы хәбәр, янгын сүндерү сагына 7 июнь 01 сәг.13 мин. килә. Беренче янгын расчетлары килгәч, бакча йорты тулаем янгын эчендә була. Йорт агачтан  иде 6х6 м, түбәсе шифердан ясалган.  Янгынның мәйданы 36 кв.м. тәшкил иткән. Янган хәрәбәләрне сүткән вакытта янгын сүндерүчеләр өч мәетне табалар 1963 елгы ир кеше, 1964 елгы хатын – кыз һәм 1994 елгы яшүсмер. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана. Фаҗига булган урында 30 кеше һәм 10 техника эшләде (МЧСтан 18 кеше һәм 5 техника).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International