ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2011 ел
дүшәмбе

Әлеге ике яндыручы  №93 профессионль лицейның студенты  19 яшьлек Антон Капитонов һәм профессионль лицейның укучысы 17 яшьлек Ильнур Габрахманов булып чыктылар. Егетләр сүзләре буенча  үләнне алар эш булмаганлыктан яндырдылар. Яндырган шырпыны үләнгә ташлап, аның таралуын күзәтеп тордылар.


17
май, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәтнең “Аланс” стадионында янгын сүндерүчеләр үзләренең көчләрен  мини – футбол уенында сынаштылар.


12
май, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә инспекторлары  «Шаляпин Палас Отель» һәм  «Гранд Отель Казань» кунакханәләрен тикшерделәр.



9
май, 2011 ел
дүшәмбе
 

9 май көнне Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышына 66 ел тулуына зур тантана узды. Тантананың кульминацион ноктасы булып Меңъеллык мәйданында хәрби парадның узуы булды. Казан Кремель стеналары кырыеннан икенче Бөтендөнья сугыш вакытыннан Кызыл Армия солдатларының хәрби киемен киеп, колонна узу гадәте, яңадан торгызылды. Концерт программасында меңгә якын артистлар һәм башкаручылар катнашты.

 


20
апрель, 2011 ел
чәршәмбе

 

Әлмәтнең 6 балыкчы язгы бозның ныклыгын тикшерергә һәм тормышларын куркыныч астына куярга  уйладылар.  Балыкчылар балык тотар өчен Кама елгасына юл тоттылар. Балык тоту урынына алар барып  җиттеләр, әмма ярга  кире кайта алмадылар.  Кама елгасында су күтәрелә башлагач, боз ярдан аерылып, су агымы белән ага башлады. Шул аерылган бозда балыкчылар да калды.


19
апрель, 2011 ел
сишәмбе
 

Татарстанда эзләү-коткару хезмәте транспорт һәлакәтенә очраган кешеләргә ярдәмгә уртача 11,6 минутта барып җитә, Мари Элда – 9 минутта.

Татарстан территориясендәге юлларда транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлтелгән вазгыять Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында аерым контрольда тора. Һәлакәт булган очрак буенча коткаручыларның ярдәмгә килеп җитү вакытын киметү, һәлакәткә дучар булганнарны коткаруда тактик бурычларны сыйфатлы үтәү өстенлекле бурычларның берсе санала, ләкин ведомствоара багланышлар урнаштырмый торып, моны үтәү мөмкин түгел.


25
март, 2011 ел
җомга
 

Кичә республикада 4 янгын булган. Алар нәтиҗәсендә бер кеше җәрәхәтләнгән. Янгыннар кыска ялганыш нәтиҗәсендә чыккан – 4 янгын.


24
март, 2011 ел
пәнҗешәмбе

 

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 30 тапкыр юлга чыккан. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше җәрәхәтләнгән.  Исерек килеш тәмәке тарту нәтиҗәсендә 1 янгын чыккан, кыска ялганыштан – 2 янгын, 4 янгынның сәбәпләре ачыклана.


23
март, 2011 ел
чәршәмбе

Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 40 тапкыр юлга чыккан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International