Ара-тирә шартлаулар бертуктаусыз дәвам итә, ныгытмадагы гаскәриләр имин урынга күчерелде, ул тирәдән гади халыкны да чыгару башланды, дип белдерде Удмуртия министрлыгы вәкиле. Аларның саны берничә дистә меңгә җитә дип хәбәр ителә. Башта күчерелгән халык арасында Әгерҗедә дә яшәүчеләр дә бар иде, әмма соңрак аларга кире өйләренә кайту рөхсәт ителгән.
Урындагы вазгыятьне белү өчен Әгерҗегә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин килде.
Шартлау сәбәпле Пугачево яныннан гына узган Әгерҗе-Ижау тимер юлында хәрәкәт туктатылды.
ъмат Азатлык радиосыннан алынды