Сүндерергә кеше юк

2011 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Россиядә ихтыярый янгын сүндерүчеләр саны 1 млн.нан ким булырга тиеш түгел, дип белдерде гадәттән тыш  хәлләр министры Сергей Шойгу Красноярскида узган ашыгыч киңәшмәдә. Анда урман янгыннарына бәйле вәзгыять, Иркутск өлкәсендәге кебек үк, киеренке кала бирә. Быел Себердә урманнар былтыргы белән чагыштырганда өч тапкыр күбрәк яна. Шойгу фикеренчә, ихтыярый янгын сүндерүчеләр профессиональләре җитмәгән торак пунктларда кизү тора алыр иде. “Шул ук вакытта алар тиешенчә киенгән, техника белән тәэмин ителгән һәм иминләштерелгән булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте Шойгу. Баш коткаручы “Ихтыярый янгын сагы турында”гы закон кабул ителгәннән соң, халык янгын сүндерү дружиналары формалаштыру буенча эш активлашырга тиеш дип ышана.   

                                                                                                          

Мәгълүмат Шәһри Казан газетасыннан алынган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International