Бүген илдә матәм көне. Ә “Булгария” теплоходының корбаннары саны арта тора. Соңгы мәгълүматларга караганда, якшәмбе көнне су төбенә киткән суднода 208 кеше булган. Шулардан 79ы гына исән калган. Кичә газетабыз басмаханәгә тапшырылганда 54 кешенең мәете су өстенә чыгарылган иде. Ватык теплоход ничек итеп юлга чыга алган? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе бу һәм башка сорауларга җавап табарга тырышты.
Кичә башкаланың елга портына чәчәкләр һәм уенчыклар китерә башладылар. Куркыныч фаҗигадә гомере өзелгәннәрне искә алалар. Бернинди дә шау-шу юк. Бирегә килүчеләр әле һаман ниндидер өметле сүзләр көтә. Әмма мәгълүмат үзәгенә әверелгән “Москва-221”теплоходыннан күпләр кайгылы хәбәр белән чыга. Табиблар һәркемгә ярдәм итә. Руслан Зәбиров исә үзен егетләрчә тотарга тырыша. Әмма аңа бик тә авыр. Ул – якшәмбе көнне су төбенә киткән “Булгария” теплоходыннан исән калган кешеләрнең берсе. Бу фаҗигадә Руслан үзенең хатыны Лияне югалткан. “Ә без аның белән бу атнада УЗИга барып, туачак балабызның малаймы, әллә кызмы икәнен белешмәкче идек”, – ди ир-ат. Руслан әйтүенчә, фаҗига көтмәгәндә килеп чыга.“Теплоход су төбенә киткәнче бернинди дә SOS сигналлары булмады. Аның каравы ахырга кадәр каютада музыка уйнады, – дип искә ала ул. – Графиндагы су чайкала башлагач кына ниндидер фаҗига килеп чыгуын аңладым. Авырлы хатыныма коткару жилеты кигезеп палубага чыгарга маташтык. Әмма судно бер якка авышып, бата башлады. Иллюминаторны ватарга тырышып карадым”.
Әмма пыяла көчле басым аркасында ватыла һәм Руслан тышка чыгып оча. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә Русланның хатыны Лиянең язмышы билгеле түгел иде әле. “Бик азлар гына салга утыра алды, – ди ул. – Алары да коткыга бирелгән. Анда нинди хәлләр булганын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Карыйм, бер ир-ат елап утыра. Аны тынычландырыр өчен хәтта сугып ук җибәрергә туры килде. Берничә кеше бергәләп, салларны бер-берсенә бәйләп куйдык. Ә баткан кешеләрне су өстенә чыгаруы бик авыр иде. Чөнки теплоходтан мазут ага башлады. Кешене тарта гына башлыйсың, кул шуа. Чыннан да, яныбыздан ике судно узып китте. Факелларны да яндырып карадык, әмма туктамадылар”.
Бүген җирли башлыйлар
Иделдә булган тетрәндергеч фаҗига якшәмбе көнне килеп чыкты. Куркыныч хәлләр “Булгария” теплоходы Болгардан Казанга кайтып барганда була. Суднодагы халыкның барысы да диярлек ял итүчеләр, шуңа күрә күбесе гаиләләре белән була. Берничә гаилә бергәләшеп сәяхәткә чыкканнар да күп. Соңгы мәгълүматларга караганда, шимбә көнне көндезге сәгать икедә су төбенә киткән теплоходта 208 кеше була. Шулардан 25е теркәлмәгән кешеләр. Теплоходтагыларның 79ы гына исән калган. Аларның 50се турист, 23 экпиаж вәкиле, 6сы теркәлмәгән юлчылар. Судно Кама Тамагы районының Сөйки авылы тирәсендә бата башлый. Фаҗига ярдан өч чакрым тирәсе ераклыкта килеп чыга. Суның тирәнлеге 20 метр чамасы. Исән калган пассажирлар әйтүенчә, теплоход берничә минут эчендә бер якка авыша һәм су төбенә китә. Күпләр хәтта суга да сикерергә өлгерә алмый. Фаҗигадән котылучыларның сүзенә караганда, алар ике сәгать тирәсе салкын суда үлем белән көрәшә. Шушы вакыт эчендә яннарыннан ике судно уза. “Берсендә “Волганефть” дип язылган иде. Аларга кул болгадык, әмма туктаучы булмады. “Бары тик “Арабелла” теплоходы гына ярдәм итте”, – ди 10 июнь көнне яңадан туган Николай Чернов.
Ә башка пассажирлар әйтүенчә, баржаларның берсеннән ярдәм итү урынына суга батучыларны кәрәзле телефонга төшерә башлаганнар. Бу вакытта биш яшьлек Адельнең әнисе һәм әбисе су төбенә китә, ул үзе исә бер кешенең кулын эләктерергә өлгерә. Ә икенче бер ирнең исә бөтен гаиләсе батып үлә. Эвакуация турында әмер яңгырагач, аның хатыны әйберләрен җыештырырга дип каютага кереп китә.
Әмма бер айдан бәби табарга җыенган ханым аннан чыгарга өлгерми. Ир-ат исә 6 яшьлек улын тотып суга сикерә. Тик бераздан 6 яшьлек малай да су төбенә китә. Салкын суда кулы өшегән әтисе аны тотып кала алмый. Бүген аларны туган авылларында җирләячәкләр.
Сабыйлар каберлеге
Корбаннарның төгәл саны бүген дә билгеле булмаска мөмкин. Эзләү эшләре дәвам итә. Кичә кичке сәгать алтыда 54 кешенең мәетен су өстенә күтәргәннәр иде. Аларның 36сы – хатын-кыз, 6сы – балалар, 12се – ир-ат. Шулай итеп корбаннар саны 55 кешегә җитте. Теплоход юлчыларын ахырга кадәр эзләячәкләр. Чөнки кайберәүләр Идел уртасындагы утрауларга җитеп, котылган булырга мөмкин. Водолазлар фаҗигадән соң берничә сәгать үтүгә үк аска төшеп, теплоходның диварларына суккалап чыккан. Әмма эчке яктан җавап бирүчеләр булмаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин әйтүенчә, мәетләрнең күбесен музыка салоныннан тапканнар. “Булгария”нең иң куркыныч урыны исә – балалар бүлмәсе. Анда балалар өчен аерым чара уздырганнар һәм 50ләп сабыйны шунда җыйганнар. Исән калучылар әйтүенчә, аннан беркем дә исән чыга алмаган. Кичә кич водолазлар әнә шул бүлмәне ачарга тиеш иде.
Сораулар корбаннар саны белән генә бетми. Ни өчен 200дән артык кешене төягән теплоходта саклык чаралары үтәлмәгән? Хокук саклаучылар беренче нәтиҗәләрне җиткерде инде. Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе мәгълүматларына караганда, теплоходның инде Казаннан кузгалганчы ук бер двигателе ватык булган. Шуңа да карамастан алар рейска чыга. Ә Болгардан кайтыр юлга кузгалганда судно уң якка авышкан була. Әмма моңа игътибар итүче булмый. Белгечләр фикеренчә, бу хәлгә теплоходның бер багына ягулыкның күбрәк салынуы сәбәп булырга мөмкин. Әлбәттә, фаҗиганең килеп чыгуына көчле җил һәм дулкын күтәрелү дә йогынты ясый. Белгечләр әйтүенчә, мондый шартларда судно кире портка борылырга яки җилгә каршы басарга тиеш була. Җитмәсә, суднодагы иллюминаторларның күбесе ачык була. Бу исә суның тиз тулуына китерә. Экипаж коткару көймәләрен суга төшерергә өлгерми. Ә коткару салларын бары тик өске палубадагы пассажирларга гына өләшергә өлгерәләр.
Кем гаепле?
Тагын бер версия исә теплоходтагы кешеләр саны белән бәйле. Чөнки “Булгария” кебек суднолар бары 140 кешегә генә исәпләнгән. Фаҗига вакытында исә анда 200дән артык кеше булган. 1955 елда ук Чехословакиядә төзелгән һәм узган елга кадәр “Украина” исемен йөрткән теплоходның хуҗасы булып Пермьдә урнашкан Кама елга пароходчылыгы (КЕП) компаниясе исәпләнә. Әмма әлеге ширкәт вәкилләре җаваплылыкны үз өстеннән төшермәкче. Алар әйтүенчә, судно Казанның “Агроречтур” компаниясенә арендага бирелгән. “Димәк, теплоходтагы иминлек өчен дә алар җаваплы”, – дигән КЕП вәкиле Владимир Судаков.
Россия Транспорт министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Булгария”нең техник кимчелекләре булмаган. Минтранс вәкилләре әйтүенчә, теплоход соңгы тапкыр техник күзәтүне быелның 15 июнендә узган. Ә Интернеттагы сәхифәләрдә бу теплоходта элегрәк сәяхәт иткән кешеләр судноның куркыныч дәрәҗәдә начар булуыннан зарлана. Халык аны “иске кәлүш” дип йөртә. Узган атнада, мәсәлән, Пермьнән кайтканда судноның двигателе өч тапкыр сүнә.
Двигательнең төзек булмавын капитанның өлкән ярдәмчесе дә раслаган. Идел буе транспорт прокуроры Сергей Миронов әйтүенчә, кимчелекләр моның белән генә чикләнми. Ул җиткергән мәгълүматларга караганда, быелның 15 июнендә судно Чулман елга регистры экспертизасы тарафыннан техник тикшерү узган, әмма ул туристлар ташу белән законсыз шөгыльләнгән. 25 майда эчке су транспортында пассажир ташу өчен бу теплоходка лицензия алу буенча мөрәҗәгать иткәннәр, әмма уңай җавап алынмаган. Хәзерге тикшерүләр күрсәткәнчә, теплоходның сул як двигателе эшләмәгән, шуңа күрә ягулык уң як бортка суыртылган, техник су да шул якта булган. Барган вакытта судно 4 градуска авышкан –әлегә ачыкланганнары шул. Миронов сүзләренчә, судно кешеләре белән баткан чакта 2 судно узып барганлыгы турындагы сүзләр дә тикшерелә. Исән калган экипаж вәкилләре әйтүенчә, теплоход төзек булмаса да, аларга юлга чыгарга кушканнар. “Без каршы килә алмадык, – дигән теплоходның рулевое. – Ә капитан ахырга кадәр суднода иде”. Капитан Александр Островскийның мәете табылмаган әле. Әйтүләренә караганда, ул үзенең соңгы сәяхәтенә хатыны белән бергә чыккан булган.
Соңарган тикшерү
Дмитрий Медведев фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен махсус комиссия төзергә кушты инде. Аның белән Россиянең транспорт министры Игорь Левитин җитәкчелек итәчәк. Кичә ул Татарстанга килде. Россиянең Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да Татарстанда. Моннан тыш, дәүләт җитәкчесе илдәге барлык судноларны тикшереп чыгарга кушты. Шундый ук күрсәтмәне ашыгыч рәвештә ялдан кайткан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бирде. Бер атна эчендә барлык судноларның документларын һәм тиешле шартларның ни дәрәҗәдә үтәлүен тикшереп чыгачаклар. “Без бу фаҗигадән сабак алырга тиеш. Ә гаеплеләрнең барысы да табылырга һәм кырыс җәзага тартылырга тиеш”, – диде республика башлыгы. “Гаеплеләрнең табылуы үлгән кешеләрне кире кайтармаячак. Әмма гаеплеләр барыбер табылырга тиеш, – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота. – Ни өчен 140 кешегә исәпләнгән судно 200 кеше төяп юлга чыккан? Кем рөхсәт биргән? Бу сорауларга да җавап табарга кирәк”. Аның сүзләренә караганда, бу фаҗигадән соң тикшерүләр башланачак. Иске суднолар суда йөзәргә тиеш түгел. Моны аңлар өчен “Булгария” белән фаҗига килеп чыгарга тиеш булган, күрәсең.
Теплоход баткан урында Казан һәм Мәскәү генә түгел, Уфа һәм Самарадан, Чуашстан, Удмуртия һәм Башкортстаннан да коткаручылар эшли. Йөзләгән кеше дистәләгән техника ярдәмендә меңләгән кешенең күңелендә өмет чаткысын сүндермәскә тырыша. Ә “Арабелла” яңадан фаҗига урынына китеп, коткаручылар штабы хезмәтен башкара. Әлеге теплоход чын мәгънәсендә өмет утравына әверелде. Баткан судноны исә өскә күтәрергә җыеналар. Моның өчен Санкт-Петербургта урнашкан хәрби институтта махсус проект әзерлиләр. Атна ахырына кадәр Волгоградтан махсус краннар килеп җитәр дип көтелә.
Илнар Хөснуллин
(Мәгълүмат “Ватаным Татарстан” газетасыннан алынды)