Су йөзү сезоны ачыла

2011 елның 1 июне, чәршәмбе
 

Җәй җитте, укучылар ниһаять җәйге каникулга чыкты. Аларның күбесе сәламәтләндерү лагерьләренә, авылларга кайта. Җәй көнне балалар урамда үткәрергә ярата, бигрәктә су коенырга. Быел су йөзү сезоны 5 июннән ачыла. 2010 елда суда 230 кеше батып үлде шуларның, 17 бала. 2011 ел  башыннан алып республикабызда 15 кеше суда батып үлде, 16 кеше коткарылды. Әлеге кара исемлекне дәвам итмәс өчен РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  баш идарәсе  түбәндәгене искәртә:

Җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска. Исерек хәлдә һәм кояшта озак булганнан соң су кермәскә.

Балаларны караучысыз калдырмаска. Таныш булмаган урында суга чуммаска, махсус киртәләрдән читкә китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда йөзмәскә, судноларга якын килмәскә.

Сулыкта суүсемнәр күп булса, аларга эләкмәс өчен су өстендә йөзәргә. Көймәдә йөргән вакытта да саклык чараларын үтәргә: артык йөк төямәскә, борт читенә утырмаска һәм узып баручы судноларга якын килмәскә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International