Кичә Татарстан белән бергә бөтен ил авыр кайгыда иде
Кичә бөтен илдә “Булгария” корбаннарын искә алдылар. Мәскәүдә Президент Медведев белән Хөкүмәт башлыгы Путин һәлак булган кешеләргә багышлап шәм куйган. Ил башлыгына кайгы уртаклашу сүзләрен АКШ җитәкчесе Барак Обама да җиткергән. Матәм чаралары Казан елга портында һәм Иделнең теплоход су төбенә киткән урынында да узды. Фаҗига булган урынга республика җитәкчеләре генә түгел, һәлак булганнарның якыннары һәм журналистларны да алып бардылар. 100дән артык кешенең каберлегенә әверелгән су өстенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия транспорт министры Игорь Левитин да чәчәк бәйләмнәре салган. Алар Казандагы Мәрҗани мәчетендә һәм Петропавловск соборында да булды. Гыйбадәтханәләрдә корбаннарның рухына дога кылынды. Елга портына исә чәчәк салырга Миңнеханов һәм Левитин белән бергә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә килде. Бирегә инде халык ике көн дәвамында чәчәкләр һәм уенчыклар китерә, шәмнәр куя.
Йөрәк кушканга
“Булгария” соңгы сәфәренә чыккан причал янына меңләгән кеше килде. Республика җитәкчеләре дә, гади кешеләр дә. Чөнки якшәмбе көнне булган фаҗига күп кешене тормышка башкача карарга мәҗбүр итте. Һәлак булучылар исемлегендә Казанда яшәүче һәркемнең диярлек, һич югы, танышының танышы бар. Бәлки шуңа күрәдер дә кичәге искә алу чарасында кемдер кушканга һәм кирәк булганга килүчеләр күренмәде. Чөнки күзләрдәге яшьләр ясалма була алмый. Бәхеткә, күңеле яхшы кешеләр фаҗигане кесә телефонына төшерүчеләр, ярдәм итмичә узып китүчеләргә караганда күбрәк әле. Кичәге чараны сәяси максатларда файдаланырга тырышучылар да күренмәде.
Россия Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин һәлак булганнарның гаиләләренә берәр миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар имзалаган. Авыр җәрәхәт алучыларга 400әр мең, җиңелчә зыян күргәннәргә 200әр мең сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Татарстан Хөкүмәтенең нинди ярдәм күрсәтәсе кичә кич хәл ителде. Президент Рөстәм Миңнеханов имзалаган карар нигезендә, корбаннарның якыннарына фаҗигадә гомере өзелгән һәр кеше өчен 300әр мең сум акча түләнәчәк. Зыян күрүчеләр исә 100әр мең сумга өмет итә ала.
Җәзасыз калмаячаклар
Татарстан Хөкүмәтендә атна саен узучы брифингның да кичәгесе “Булгария”дәге фаҗигагә багышланган иде. Әйтергә кирәк, Президент та, Премьер-министр да көненә берничә мәртәбә журналистар белән очраша. Кичә исә каләм әһелләренең сорауларына Илдар Халиков җавап бирде. Аңа бирелгән сорауларның күбесе гаеплеләргә карата нинди чара күреләсе турында булды. Халиков әйтүенчә, әлегә тикшерү эшләре бара. Шуңа күрә исемнәрне һәм аларга биреләсе җәза турында сөйләшергә иртәрәк. Очрашуда “Булгария”гә ярдәм күрсәтмичә узып киткән суднолар турында да сүз булды. Брифингта бу мәсьәләдә яңалык җиткерделәр. Баксаң, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына фаҗига турында нәкъ менә бу судноларның берсе хәбәр иткән икән.
Ә Мәскәүдән килгән хәбәрләргә караганда, “Булгария”не аренда шартларында файдаланган “Агроречтур” оешмасының генераль директоры Светлана Инякина һәм Россия елга регистрының Чулман филиалы өлкән эксперты Яков Ивашовка карата җинаять эше кузгатылган.
Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин сүзләренә караганда, батып ятучы теплоход яныннан туктамыйча узып киткән ике судноның капитаннарына карата җинаять эше ачылган. Маркин әйтүенчә, мондый күрсәтмәне комитет башлыгы Александр Бастрыкин шәхсән үзе биргән. Тикшерү комитеты хәбәренә караганда, “Арбат” һәм “Дунайский-66”капитаннарына карата җинаять эше фаҗигагә дучар булганнарга ярдәм итмәү маддәсе буенча кузгатылган. Аларга җәза биреләсен Россия транспорт министры Игорь Левитин алдагы көнне үк әйткән иде. “Без бу судноларның да, капитаннарының да исемнәрен беләбез, – диде ул дүшәмбе көнне Казанда узган комиссия утырышында. – Аларны табып эшли башладык инде. Бу судноларның берсе “елга-диңгез” тибында һәм суга батучыларга ярдәм итә ала иде. Алар дөрес эшләмәгән. Әлеге суднолар зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тиеш иде. “Булгария”гә якын килү мөмкинлеге булмау, курсларын үзгәртә алмау кебек сылтаулар бу очракта акланырлык сәбәп була алмый. Бу капитаннарга кырыс җәза бирелсен өчен тиешле чаралар күреләчәк”.
Иң авыры алда әле
Илдар Халиков сүзләреннән аңлашылганча, теплоходтагы кешеләр саны 208дән артыграк булырга мөмкин. Эзләү эшләре дәвам итә. Коткаручылар Татарстан гына түгел, Иделнең Ульян өлкәсенә кергән өлешендә дә тикшерүләр уздыра. Ә баткан корабны исә 16 июльдә күтәрә башлаячаклар. Ә баткан судно капитанының мәетен тапканнар инде. Экипажның исән калган вәкилләре әйтүенчә, ул ахырга кадәр үзенең эш урыныннан китмәгән. Уен бүлмәсенә җыелган сабыйларның мәетләрен теплоходтан кичә кичкә таба гына чыгара башладылар. Водолазлар әйтүенчә, алар өчен иң авыр эш балаларны тапкач башланган. Шуңа күрә коткаручыларның үзләренә дә психологлар ярдәм итә. Кичә республикада корбаннарны җирли башладылар. Ахырга кадәр якыннарының исән калуына өметләнгән кешеләр өчен тагын да авыррак көннәр башлана.
***
“Булгария” теплоходындагы фаҗига уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков исеменә кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.
Якыннарын югалтканнарның кайгысын Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм Ил Хөкүмәте башлыгы Владимир Путин уртаклашкан. Телеграммалар Президент Администрациясе, Хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзаларыннан килә. “Кайгыгызны уртаклашам һәм бу куркыныч хәлләрне кичерү өчен көч һәм сабырлык телим. Сезнең белән бергә кайгырам”, – диелә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапотының телеграммасында.
Кайгы уртаклашучылар арасында Федерация Советы Рәисе урынбасары А. Торшин, Россия Хөкүмәтенең социаль үсеш департаменты башлыгы Н.Найговзин, Россиянең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле В.Лукин, Россия Хисап Палатасы рәисе С.Степашин, Мәскәү мэры С.Собянин, Санкт-Петербург губернаторы В. Матвиенко, Башкортстан Президенты Р.Хәмитов, Чуашстан Президенты М.Игнатьев, Мордовия башлыгы Н.Меркушин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы В.Шанцев, Самара өлкәсе губернаторы В.Артяков, Свердловск өлкәсе губернаторы А.Мишарин, Мәскәү өлкәсе губернаторы Б.Громов, Кемерово өлкәсе башлыгы А.Тулеев, иҗтимагый һәм дини оешма җитәкчеләре, Кыргызстан Хөкүмәте башлыгы Алмазбәк Атамбаев, Казахстан, Даниянең Россиядәге илчеләре дә бар. Телеграммалар килү дәвам итә.
Илнар Хөснуллин
(Мәгълүмат “Ватаным Татарстан” газетасыннан алынды)