ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын,  кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 4 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын,3 очракның сәбәпләре ачыклана.


13
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәбебездә район янгын сүндерү часте вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре өчен дә бик файдалы булды. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерделәр.


12
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана. 1 кеше коткарылды.


10
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Җәй  һәм көз ахырында бик күп чакырулар югалган гөмбә җыючылар турында була. Аларны эзләүдә коткаручылар бар көчләрен куя. Узган тәүлек эчендә генә югалган  алты гөмбә җыючыны таптылар. 


7
сентябрь, 2012 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә барган. 11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.


5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

 Бүген Арча муниципаль районының Ташкичү гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыту эвакуациясе узды. Укучылар шартлы янгыннан өч минут эчендә чыкты.

Легенда буенча, ут мәктәпнең беренче катында урнашкан спорт залында кабынды. Физкультура укытучысы әлеге хәл турында тиз арада мәктәп директорына хәбәр иттә, директор үз чиратында янгын сүндерү сагына шалтырата һәм вахтерга  тревога сигналын кабызырга куша.


4
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Котлап белем бәйрәмен

Районыбызның барлык белем учакларында да тантаналы шартларда яңа уку елы башланып китте. Быел 2067 укучы белем серләренә төшенәчәк. 145 укучы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керде.

 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә барган. 7 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 2 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.


3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын  пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар  әледән- әле кабатланып тора.
Һәр елны тормышыбыз, яшәү шартлары үзгәрә. Фатир, йортларыбызда электр приборлары арта, бина интерьерларында синтетик материаллар күп кулланыла. Алар янган очракта бик агулы газ бүлеп чыгаралар.


29
август, 2012 ел
чәршәмбе

Август ахырында “Нефтехим” объектларын саклый торган  Татарстан Республикасы буенча беренче федераль янгынга каршы отрядының 50 нче янгын сүндерү сагы әлеге предприятие хезмәткәрләре өчен ишекләрен ачты.  20гә якын кеше, шулар арасында эшчеләр, инженерлар, технологлар, янгын сүндерү хезмәтенең шартлары белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International