Узган тәүлектә 6 гөмбә җыючыларны таптылар

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Җәй  һәм көз ахырында бик күп чакырулар югалган гөмбә җыючылар турында була. Аларны эзләүдә коткаручылар бар көчләрен куя. Узган тәүлек эчендә генә югалган  алты гөмбә җыючыны таптылар. 

9 сентябрь көнне 14.00 сәг.  Биектау  районының  Озерный торак пункт  тирәсендәге  урман массивында өч хатын – кыз югалды. Эзләү чараларны икенче зональ эздәү – коткару отрядының коткаручылары алып барды, шулай ук ГПС һәм МВД хезмәткәрләре ярдәм итте. Бәхеткә каршы алар исән –сау табылды.  Бераз соңрак  15.00 сәг.  Биектау районының  Семиозерка торак пункт  һәм “Гагарина” балалар сәламәтләндерү лагеры тирәсендә  тагын өч гөмбә җыючы югалды. Югалган кешеләрне эзләргә Биектау районының оператив төркеме, 113нче янгын сүндерү сагы, икенче зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары чыктылар. 16.10 сәг. югалган гөмбә җыючыларны таптылар.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International