Август ахырында “Нефтехим” объектларын саклый торган Татарстан Республикасы буенча беренче федераль янгынга каршы отрядының 50 нче янгын сүндерү сагы әлеге предприятие хезмәткәрләре өчен ишекләрен ачты. 20гә якын кеше, шулар арасында эшчеләр, инженерлар, технологлар, янгын сүндерү хезмәтенең шартлары белән таныштылар.
Экскурсияне завод хезмәткәрләре өчен янгын сүндерү сагының җитәкчесе эчке хезмәт подполковнигы Заһидуллин Илдар Мөнир улы үткәрде. Кунакларга ул янгын сүндерү депосын, кабинетларны, гаражны, янгын сүндерү техникасын күрсәтте. Үз чиратында янгын сүндерүчеләр промышленный объектларны саклау осталыкларын күрсәттеләр. Алар тревога буенча янгын сүндерү машиналары белән чыктылар, махсус калай табада утны сүндерделәр, укыту бинаның дүртенче катыннан кешене коткардылар. Чара чәй эчү белән тәмамлады.