Бүген Арча муниципаль районының Ташкичү гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыту эвакуациясе узды. Укучылар шартлы янгыннан өч минут эчендә чыкты.
Легенда буенча, ут мәктәпнең беренче катында урнашкан спорт залында кабынды. Физкультура укытучысы әлеге хәл турында тиз арада мәктәп директорына хәбәр иттә, директор үз чиратында янгын сүндерү сагына шалтырата һәм вахтерга тревога сигналын кабызырга куша.
Янгын чыккан вакытта мәктәптә 90 кеше була – 71 укучы, һәм 25 мәктәп хезмәткәре. Мәктәптән чыгу өчен аларга өч минут вакыт кирәк булды. Эвакуацияләнгән балаларны мәктәп артына бастырдылар. Мәктәпкә ике янгын сүндерү машиналары килде. Бер машина Яңа Кинер авылының аерым постыннан, икенчесе Яңа Кинер авылының ирекле янын сагыннан килде. Аерым постының җитәкчесе әйтүенчә, әгәр дә чынлап торып янгын чыккан булса Арча районның барлык янгын сүндерү сагы да килеп җитәр иде. Кагыйдә буенча янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәп хезмәткәрләре янгынны үз көчләре белән сүндереп карарга тиеш, ләкин легенда буенча оператив рәвештә утны сүндерә алмадылар. Янгын сүндерүчеләр бинага кереп шартлы утны сүндерделәр. Сыйныфларга кергәч тиз арада балаларны журнал буенча тикшереп чыктылар һәм мәктәп директорына барлык укучы үз урыннарында дип хәбәр иттеләр. Аерым постының җитәкчесе килгәч мәктәп директоры аңа эвакуация куркынычсыз үтте дип әйтте. Хәниф Әхмәтов үз чиратында укучыларны һәм укытучыларны янгын кагыйдәләре белән таныштырды, телефон номерын искә төшерде һ.б. “Барлык мәктәпләрдә махсус янгынны билгели торган һәм хәбәр итә торган чаралар куелган булса да, барыбер эвакуациядә төп рольне кеше үзе уйный.” – ассызыклап үтте аерым постының җитәкчесе. Әлеге өйрәтмәләрдә Арча муниципаль районының дәүләт күзәтүчелек хезмәткәрләре дә бар иде. Алар мәктәп хезмәткәрләренә, аерым постының эшләүчеләренә һәм ирекле янгын сүндерүчеләренә югары билге куйдылар.