Янгын куркынычсызлыгы - беренче чиратта...

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәктәбебездә район янгын сүндерү часте вәкилләре белән очрашу булды. Әлеге очрашу укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре өчен дә бик файдалы булды. Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен яңадан укучыларыбызның исләренә төшерделәр. Укучылар, мәктәпнең "Ирекле яшь янгын сүндерүчеләр" командасы үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Соңыннан, дәресләргә таралышкач "кинәттән генә" мәктәп күләм эвакуация хәбәре яңгырады. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр, мәктәп белән бер бинада урнашкан балалар бакчасы да җәһәт кенә эвакуацион очрашу урынына җыелдылар.

Кушлавыч  төп гомуми белем мәктәбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International