ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2012 ел
сишәмбе
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә барган.6 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 1 янгын, 5 очракның сәбәпләре ачыклана.

20
июль, 2012 ел
җомга

БЕЛЕШМӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ ВАКЫТЫНДА НИЧЕК ЭШ ИТӘРГӘ

УРМАН ЯНГЫНЫ - үселекләрнең күзәтчелексез януы, шул исәптән агачларның янып, бушлык урыннары хасил булу, хайваннарның үсемлекләрнең үлүенә китерүче фактор.


19
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә барган. 54тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында 1 янгын,  3 очракның сәбәпләре ачыклана. Бер кеше үлгән. 18  кеше коткарылган.


17
июль, 2012 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә Татарстан сулыкларында 4 кеше батып үлде. Өч ир кеше һәм бер бала.  Күңелсез хәлләр Зәй, Питрәч, Алексеевски районнарында һәм Казанда Идел елгасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта батып үлүчеләрнең сәбәпләре ачыклана. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнан бирле 53 кеше батып үлде.


16
июль, 2012 ел
дүшәмбе

Коену сезоны башланганнан яки 1 июньнән алып Татарстан сулыкларында 52 кеше батып үлгән, дип белдерде бүген ТР Премьер-министры урынбасары рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Илһам Насыйбуллин.

Ел башыннан алып Татарстанда 1752 янгында 123 кешенең гомере өзелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда азрак, әмма тынычланырга җирлек юк, диде бүген ТР Премьер-министры урынбасары рәислегендә узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында янгын куркынычсызлыгы буенча ТР Баш инспекторы Сергей Сергеев.


13
июль, 2012 ел
җомга

Узган дүрт көн эчендә республикада  4 кеше батып үлгән. Шуларның 4се дә  ир кеше. Гомумән әйткәндә Республика сулыкларында коену сезоны башланганнан бирле 45 кеше батып үлгән. 37 ир кеше, 4 хатын – кыз һәм 4 бала.



11
июль, 2012 ел
чәршәмбе

1 нче мәктәпнең актлар залында язгы ташу вакытында су басулардан зыян күрүчеләр белән очрашу уздырылды.

Татарстанда ел башыннан сулы объектларда 75 очрак теркәлгән. Бу үткән елның шушы чор күрсәткеченнән 8,5 процентка азрак. Тулаем алганда, суда 68 кеше һәлак булган. Үткән ел белән чагыштырганда, һәлак булган балаларның саны 9дан 5кә әзәйгән. Бу хакта журналистларга бүген Матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында үткән брифингта ТРның кече суднолар буенча өлкән инспекторы Мәүләви Хуҗамкулиев хәбәр итте.
Ел башыннан сулы объектларда 13 кеше коткарылган (2011 елның бу чорында – 20 кеше). Шул исәптән, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 9 кеше аңына китерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International