Янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган.

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын,  кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 4 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын,3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 24 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 3 тапкыр, гөмбә җыючыларны эзләү буенча 3 тапкыр, суда югалганнарны эзләү буенча 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

Янгын

16.09.2012г. 00.16 Норлат районы, Кичкальня авылы, Стахановская урамы, 25нче йорт

Ут бүрәнәле беркатлы йотта чыга. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр 1964 елгы хатын-кыз мәетен таба. Ут кыска ялганыштан чыккан дип фаразлана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International