ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: мичне кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында 1 янгын, 4 очракның сәбәпләре ачыклана.


28
сентябрь, 2012 ел
җомга

Бу көннәрдә торак секторларында “Торак – 2012” янгын-профилактика операцияләре бара.  Торак фондына барлыгы  500 йорт керә. Һәрберсе мич белән ягыла. Кышын исә  җылыткычтан да файдаланалар. Һәм ул еш кына кулдан ясалган була. Янгын сүндерүчеләр нәкъ менә шуңа игътибарны да көчәйттеләр. Чөнки янгыннарның  70 проценттан күбесе электр үткәргечләрдән дөрес файдаланмау сәбәпле чыга.


26
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, башкалада узган җәйдә рәсми рәвештә «Локомотив», «Изумрудное», «Комсомольское», «Глубокое» һәм «Елга аръягы» комлыклары эшләгән. Коену чоры дәвамында 36 кешедән торган «ОСВОД» отряды су өслеген күзәтчелектә тоткан. 30 һәлакәт очрагы булдырылмый калынган, суга бата башлаган 11 кеше коткарылган.


25
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Бүген төнлә Менделеевск районының  Гунина урамында  өч гаилә яши торган шәхси йортта  янгында дүрт кеше һәлак булган, алар арасында ике хаты-кыз 1936ел.,1962 ел. һәм ике ир кеше 1958ел. һәм 1974 ел. Алар бөтенесе беренче номерлы фатирда яшәгәннәр, беркайда да эшләмәгәннәр, спирт эчемлекләре белән мавыкканнар.


24
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Балалар һәрвакыттагыча  кичен уйнарга чыгалар. Бакча ишек алдында тыныч кына сабыйларга шигырь укып утырган  Венера ханымның  кинәт кенә аягына ниндидер юеш  әйбер тиеп киткән кебек тоела. Берәр узгынчы эттер дип әлләни игътибар да итми. Әмма балалар “озын койрык”ны бик тиз танып алалар:


21
сентябрь, 2012 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  9 янгын очрагы теркәлгән.1 кеше үлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 1 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, мичне артык кыздырудан 1 янгын, 6 очракның сәбәпләре ачыклана.


20
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

 

  Елына ике тапкыр, язын һәм көзен, «Татнефть» ААҖ планы нигезендә «Азнакайнефть» идарәсенең производство һәм техника куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Таһир Шәймәрданов тарафыннан  күпләп кеше эшләгән урыннарда янгын  куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр оештырыла. Шушы көннәрдә генә чираттагысы узды.


19
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе

15 яшьлек Роман Мотыгуллин 3 яшьлек баланы судан коткарып аның гомерен саклап калды.

Азнакай муниципаль район советы бинасында уза торган җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә 7нче мәктәпнең 10 Б класс укучысы 15 яшьлек Роман Мотыгуллинга район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин мактау кәгазе һәм исемле кул сәгате тапшырды, аның әти – әнисенә игелекле һәм кыю бала үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. 30 июнь көнне Ишкәев исемендәге балалар паркында булган хәл турында Романның үзеннән белдек.


18
сентябрь, 2012 ел
сишәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә “Энергетик” мәдәният йортында КВН уены буенча республика финалы узды. Әлеге уен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең карамагындагы учреждениеләре һәм территориаль бүлекчәләре арасында барды. Иң сәләтле команда Идел буе федераль округында катнашачак. Яр Чаллыга Татарстанның 9 шәһәреннән “кэвэнщиклар” килделәр.


17
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Лаеш муниципаль районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләр очракларында эш итү һәм үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәнү бара.

Зур мәктәпләрдә балалар һәм хезмәткәрләрне өйрәнү эвакуацияләүне янгыннан саклау һәм Лаеш МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрәләр. Мондый өйрәнү Лаешның 1 нче гимназиясендә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International