Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән 1 янгын, кыска вакытлы ялганыш нәтиҗәсендә 1 янгын, очракның сәбәпләре ачыклана. 1 кеше коткарылды.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр барган. 1 тапкыр ишекләрне ачу буенча, ДТПга 4 тапкыр, 3 тапкыр югалган гөмбә җыючыларны эзләү буенча.
Кичә Яшел Үзән районының Союзный урамында бер фатирда янгын чыккан, бер кеше коткарылган. Янгын турындагы хәбәр янгын сүндерү сагына 16.52 сәг. килде. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар фатирдагы янган матраска тап булдылар, мәйданы 1 кв.м. Сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.