ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  13 янгын очрагы теркәлгән.11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, ут тертүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 3 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 2 тапкыр.


30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Көзге каникул вакытында  сулыкларда бәхетсез вакыйганы булдырмау , укучыларны янгыннан саклап калу  - нәкъ менә шундый бурычларны үз алдына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре куйды. Әлеге бурычны үтәү өчен МЧС хезмәткәрләре беренче номерлы коррекцион мәктәпнең укучылар янына  кунакка бардылар.


29
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Республикада яшәүче һәрбер кеше, аның белән берәр хәл була калса, ярдәмнең кыска вакыт эчендә килүенә ышанырга тиеш.

Октябрь башында Россиянең гражданнар оборонасы барлыкка килүенең 80 еллыгы билгеләп узыла. Бу көннәрдә бөтен республика буенча гражданнар оборонасы ветераннарына игътибар күрсәтелде, тренировкалар, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү максаты белән киң масштаблы өйрәнүләр узды. Хәзерге вакытта гражданнар оборонасы – хәрби хәрәкәтләрне алып барганда, шулай ук табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләр килеп туганда халыкны әзерләү һәм яклау, матди, мәдәни кыйммәтләрне куркынычлардан саклау буенча чаралар системасы. Бүген теләсә нинди дәрәҗәдәге җитәкченең дә гадәттән тыш хәлне белеп, аны кисәтә алуы зарур.

26
октябрь, 2012 ел
җомга
Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында җәмәгатьчелек тәртибен һәм куркынычсызлыгын бозу очраклары булмады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте белдерде.
Бәйрәм чаралары башланырга берничә сәгать кала мәйданчыклар полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар тарафыннан куркынычсызлык предметына тикшерелде, мәчеткә килүчеләрне металл тикшерү чаралары кулланылды.


24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган.  11 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  4 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр барган. 8 тапкыр ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.


22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

 Апас районының Сатламыш авылы  мәчетендә зур тантана узды. Аллаһ йортында элек шул авылда муллалык иткән Исмәгыйль  хәзрәт исеменнән, оныклары тарафыннан мәрмәр такта куелды.

Тумышы белән мулла нәселеннән  булган Исмәгыйль хәзрәт  заманында Сатламыш авылының иң укымышлы зыялы кешесе,  аксакалы була. Инде күпме еллар узса да, аның исеме онытылмый, авылдашлары хәтерендә бүгендә яхшы саклана.


19
октябрь, 2012 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 25 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр барган. 2 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 1 тапкыр, суда югалганнарны эзләү буенча 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


17
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Мич ягып җылытыла торган квартираларда һәм торак йортларда    янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк.

Янгынга китерүче төп сәбәпләр – мич стенасында ярыклар хасил булу, кабызып җибәргәндә  яна һәм җиңел кабына торган сыеклыклар  куллану, мич авызыннан яки күмер җыела торган аслыктан  утлы күмер чәчрәү. Төтен юлларында корым җыелу торбаның артык кызуына һәм ярылуына китерә.


16
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

16 октябрь  көнне 07 сәг. 10 минутта Бөгелмә районының ЕДДСтан  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәгенең оператив – дежур сменасына янгын турында хәбәр килә. Янгын Бөгелмә  муниципаль районында Наратлы авылында Молодежная урамында ике катлы күп фатирлы йортта чыга.


15
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Апас районының Борнаш авылында зур тантана үтте. Биредә 154 балага исәпләнгән, заманча, барлык уңайлылыклары булган мәктәп ачылды. Класслар якты, иркен, уңайлы. Шушы бинада ук медицина ярдәме күрсәтү пункты, теш дәвалау бүлмәсе, зур спорт залы урын алган. Тантанада ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Гадәтән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин, ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов, медицина фәннәре профессоры Рәис Хафизов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин кунакларны каршы алды һәм яңа мәктәп белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International