Көз – кыш вакытында сулыкларда балалар үлемен булдырмау – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп бурычы булып тора.

2012 елның 30 октябре, сишәмбе

Көзге каникул вакытында  сулыкларда бәхетсез вакыйганы булдырмау , укучыларны янгыннан саклап калу  - нәкъ менә шундый бурычларны үз алдына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре куйды. Әлеге бурычны үтәү өчен МЧС хезмәткәрләре беренче номерлы коррекцион мәктәпнең укучылар янына  кунакка бардылар.

Мәктәпнең актлар залына  бишенче, алтынчы, сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары җыелды.  МЧС хезмәткәре һәм балалар үзара аңлашуны тиз таптылар, укучылар чын күңелдән янгын куркынычы, юка боз куркынычы буенча сорауларга җавап бирделәр. Кулларны олысы да кечесе дә күтәрде. Күбесе үз белемнәрен практикада күрсәтергә теләделәр.  Бик активлары сыйныфташларына төтенле бинадан дөрес чыгу юлларын күрсәттеләр. «Эрудит» уены да бик күңелле узды, инспектор дүртьюллык шигырьнең башын укыды, ә балалар аны тәмамлады. Шулай ук, МЧС инспекторы балаларга юка бозның куркынычы турында искәрттеп үтте, чөнки былтыр гына көзге каникул вакытында 5 ноябрьдә Казанның Караваево бистәсендә юка бозда хоккей уйнап өч бала төшеп китте. Бәхетсез вакыйгада бер баланы гына коткара алдылар, калган икесе һәлак булды. Бу фаҗиганы мисалга китереп, инспектор балаларга юка бозда үз-үзеңне коткарырга һәм батучыны коткарырга практикада өйрәнергә тәкъдим итте. Коткару бавын ыргыту, боз астына төшеп киткән  иптәшне коткару һәрбер укучы теләде, кайберәүләрның ул бик әйбәт килеп чыкты. Балаларның актив катнашуына укытучылар күзәтеп торды, педагогик яктан аларга бик кызык булды.                   

 - Әлеге өйрәтмәләр балаларга бик кирәк һәм файдалы, чөнки  теге яисә бу экстремаль ситуациядә үзеңне тоту, ярдәм итү боларын барысын да балалар белергә, өйрәнергә тиеш. Мондый кызыклы дәресне уздырган өчен сезгә бик зур рәхмәт, - дип рәхмәтләрен белдерде  беренче интернат –мәктәпнең  6 сыйныф җитәкчесе Татьяна Виноградова.     

- Дәрес миңа бик ошады, ул бик  кызыклы узды.  Без кешеләрне коткарырга, төтенле бинадан чыгарга өйрәндек, - үзенең хисләре белән 6нчы сыйныф укучысы Артур Антонов уртаклашты. 

Дәрес  балаларга бик ошады,  чөнки ул иркен, гадәти булмаган формада узды. Ахырда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәре аларга белешмәләр бүләк итте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International