Бөгелмә муниципаль районында янгында ике бала һәлак булган.

2012 елның 16 октябре, сишәмбе

16 октябрь  көнне 07 сәг. 10 минутта Бөгелмә районының ЕДДСтан  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәгенең оператив – дежур сменасына янгын турында хәбәр килә. Янгын Бөгелмә  муниципаль районында Наратлы авылында Молодежная урамында ике катлы күп фатирлы йортта чыга.

Янгынны күрше фатирларга төтен кергәч кенә билгелиләр. Әлеге фатирда ир белән хатын һәм аларның биш баласы яшәде. Күршеләр әйтүенчә бу гаилә тәртипсез булып саналган, хәтта берничә тапкыр  аларны ата-ана хокукларыннан  мәхрум итәргә дигән сорау куелды. Ана  кеше еш кына спирт эчемлекләрен кулланды, тәмәке тартты. Балалар үзләре генә калып, үз–үзләренә хуҗа булып шырпы белән уйнадылар.  

Янгынның мәйданы 16 кв.м. тәшкил иткән.  07 сәг. 50 минутта коткаручылар 2008 елгы һәм 2009 елгы  балалар мәетен таптылар. Ана кешене янгын сүндерүчеләр коткардылар.  

Утны сүндерүдә һәм ликвидациядә барлыгы 17 кеше һәм 7 техника катнашты, шул исәптән МЧСтан 7 кеше һәм 2 техника:

ОГ ПЧ-64                                        - 3 кеше 1 техника

ПЧ 64                                              - 4 кеше 1 техника

ДПО Наратлы                                - 2 кеше  1 техника

ОВД   Бөгелмә районы                 - 2 кеше  1 техника

БСМП                                             - 2 кеше  1 техника

РЭС                                                - 2 кеше  1 техника

РЭГС                                              - 2 кеше  1 техника

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International