Изге эш

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

 Апас районының Сатламыш авылы  мәчетендә зур тантана узды. Аллаһ йортында элек шул авылда муллалык иткән Исмәгыйль  хәзрәт исеменнән, оныклары тарафыннан мәрмәр такта куелды.

Тумышы белән мулла нәселеннән  булган Исмәгыйль хәзрәт  заманында Сатламыш авылының иң укымышлы зыялы кешесе,  аксакалы була. Инде күпме еллар узса да, аның исеме онытылмый, авылдашлары хәтерендә бүгендә яхшы саклана.

-          “Безнең әби – бабаларыбыз аны хөрмәтләр, искә алып  гел безгә сөйлиләр иде. Алар дингә бөтен авылыбызның кешеләрен тартырга торышканнар. Нәселләре беркайчан да югалып калмаган.  Бөтенесе зур кешеләр булганнар галимнәр, галимәләр.  Алланың рәхмәте белән безнең авылга да иман нурын алар биреп калдырганнар”, - дип әйтте Ләмига Гыймадиева.

Авылга иман нуры  таратучы Сатламыш мәчете авылдашларның хәер фатихасында бер тавыштан әлеге дини шәхес  Исмәгыйль хәзрәт исеме белән мәңгеләште.  Бүгенге көндә Аллаһ йортына Исмәгыйль мәчете дигән атама астында такта эленде .  Бу изге эшне хәзрәтнең  оныклары  Сара һәм Роза  Каратайлар башкарды.

-          “Исмәгыйль абый бик күп балаларны дингә өйрәтте. Ул бик күп изге эшләр эшләде. Хәзер әлеге эшләрне аның балалары һәм оныклары дәвам итә.  Мисал итеп Роза Сәгыйть кызы Каратай һәм аның оныклары бүген монда. Аның абыйсы Шамил Сәгыйть  улы Каратай, кызганычка каршы арабыздан китте, ул МЧС өчен бик күп нәрсә эшләде. Гадәттән тыш хәлләр дә дучар булган МЧС карамагында дәвалау үзәген оештырды”, - дип әйтте Леонид  Ромачков янгынга каршы көрәш хезмәтенең Апас отряды җитәкчесе.

Тантанага Исмәгыйль хәзрәтнең туганнары, якыннары, оныкчыклары, оныклары Сара һәм Роза Каратайлар үзләре дә кайткан иде. Алар катнашуында мәчеттә   сәдакалар таратылды, бүләкләр бирелде, дога кылынды.

Туган як, туган туфрак бик якын да, кадәрле дә, гел үзенә тарта, дип җылы хисләр белән уртаклашты алар.

-          “Туган җир, туган як кая гына булсак та безне гел чакырып торалар. Мин МЧС идарәсендә эшлим, атказанган табиб, сәламәтлек саклау отличнигы. Ләкин бу аз булып тоела. Туган җиргә аяк баскач, авылдашларны күргәч, бабай өчен мәчет салынгач менә бу  чын мәгънәсендә зур бәхет, минем йөрәгемне җылыта.  Реабилитацион үзәктә авыручыны дәвалаганда, аның Апастан булуын белгәч мин аңа чын күңелем белән ачылам. Бу минем кадерле әфгән,чечән сугышында катнашкан кешеләр, шулай ук коткаручылар янгын сүндерүчеләр ”,- дип әйтте хәзрәтнең оныгы Роза Каратай.

Авыллары өчен җан атап йөрүче шәхесләрнең сафы кимемәсен, ә киресенчә артсын иде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International