ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2012 ел
җомга
   Янгынга каршы җитди чаралар күрелүгә карамастан, әлеге афәтнең тамырына балта чабып булмый әле. Ул матди байлыкларга зыян салудан тыш, кешеләрнең гомерләре өзелүгә дә сәбәпче булып тора. Агымдагы елның 9 аенда Татарстанда 2563 янгын булып, аларда 144 кешенең (шуларның икесе – балалар) гомере өзелде, 166 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Безнең районда теркәлгән 30 янгынның тугызы–электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, җидесе – мичләрнең төзек булмавы, сигезе – ут белән саксыз кылану һәм калганнары башка сәбәпләр аркасында килеп чыкты.

11
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә барган. 5 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  12 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 4 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, электр приборларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә 1 янгын,  4 очракның сәбәпләре ачыклана.


9
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  буенча Яр Чаллы шәһәренең  федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының җитәкчесе үзләренең ветераннарын беркайчан да онытмый. Отрядта алар 46 кеше. Бәйрәмдә  дә, көндәлек эшләрендә дә отрядның өлкәннәре һәрвакыт та яшьләр белән янәшәдә.  Ветераннар үз профессиональ тәҗрибәләрен күрсәтүдән тыш, отрядның иҗтимагый эшләрендә дә актив катнашалар.


8
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә барган. 9 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын,  мичне артык кыздырудан- 2 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.


5
октябрь, 2012 ел
җомга

Россиянең гражданнар оборонасына 4нче октябрьдә 80 яшь тулды. Бүген аның төп бурычы–хәрби хәрәкәтләр барышында тынычлык сөюче халыкны саклау һәм аңа ярдәм итү, шулай ук тыныч көннәрдә гадәттән тыш хәлләрдән саклау. Әле 1980 елларда ук гражданлык оборонасының үз эшчәнлеген хәрби чор кысаларында гына чикли алмавы ачыкланды. Аның потенциалы, көчләре һәм чаралары халыкны тыныч шартларда саклауда, бигрәк тә аварияләр, катастрофалар һәм табигать бәлаләре нәтиҗәләрен юк итүдә файдаланырга тиеш иде. Россия гражданнар оборонасының 80 еллыгына багышланган Бөтенроссия тренеровкасы кичә, 4нче октябрьдә узды.

Бүген, 4 октябрьдә, Әлмәттә булып узган гражданнар оборонасы (ГО) буенча киңмасштаблы өйрәнүләр шушы сорауга җавап бирде. Мәгълүм булганча, бу чара Россиядә гражданнар оборонасы оешуга 80 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында гамәлгә куелды. Өйрәнүләр бөтен Россия территориясендә оештырылды. Аңа федераль хакимияттән алып төбәкләрдәге хакимият органнары һәм җирле үзидарә советлары да җәлеп ителде. Чара барышын видеоселектор аша РФ хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев та күзәтте.

3-4 октябрь көнннәрендә Актаныш муниципаль районында гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм мобилизация буенча укулар узды.


4
октябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 69 тапкыр юлга чыккан. 3 октябрь көнне булган мәгълүматлар буенча, республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше һәлак булган, 6 кеше коткарылган.

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнар оборонасына бәйле Бөтенроссия укуларын уздыру буенча селектор киңәшмәдә катнашты, аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.

Киңәшмә башланганчы Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында гражданнар оборонасы чараларын башкаручы министрлык һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре алдында чыгыш ясады. Ул халыкка хәбәр итү укулары һәм процедурасы гражданнар оборонасының мөһим өлеше булуын әйтте. “Булгария”да күнегүләр ясарга кирәкми, укуларда тренировкалар ясарга кирәк”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.


2
октябрь, 2012 ел
сишәмбе

Ул Россия ГОның 80 еллыгына багышлана

4 октябрь - Россиядә гражданнар оборонасы оешуның 80 еллыгы көнне ГО буенча илкүләм өйрәнүләр уздырыла, ул атнага сузыла. Димәк, шундый зур масштаблы чарага, федераль башкарма органнар белән бергә, РФнең барлык субъектлары башкарма хакимиятләре һәм җирле үзидарәләр дә җәлеп ителә.

Илкүләм өйрәнүләрне Россия Хөкүмәте оештыра. Татарстанда исә ТР Премьер-министры Илдар Халиков ГО җитәкчесе булып тора, шәһәр һәм районнарда – муниципаль хакимият башлыклары. Аерым алганда, кичә Казан җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе алдыннан шушы мәсьәлә буенча ябык режимда сөйләшү уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International