Татарстанда Корбан бәйрәме вакытында җәмәгатьчелек тәртибен һәм куркынычсызлыгын бозу очраклары булмады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте белдерде.
Бәйрәм чаралары башланырга берничә сәгать кала мәйданчыклар полиция хезмәткәрләре һәм кинологлар тарафыннан куркынычсызлык предметына тикшерелде, мәчеткә килүчеләрне металл тикшерү чаралары кулланылды.
Бәйрәм узган барлык объектларны да янгын сүндерү хезмәткәрләре тикшереп чыкты. Тикшерү вакытында электр җиһазлары, җылылык килү чаралары, эвакуация юллары, автомат янгын сигнализациясе һәм янгын хакында халыкка хәбәр итү системасы һ.б. игътибарга алынды. Шулай ук дин вәкилләре һәм хезмәт күрсәтү персоналлары белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
Искәртеп узабыз, Корбан бәйрәме вакытында ТР гражданнары куркынычсызлыгын 2000 полиция һәм 813 янгын сүндерү хезмәткәре тәэмин итте.
Юлия Ревина, “Татар – информ” мәгълумат агентлыгы