Янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган.

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә барган. 8 тапкыр – чүп-чардан чыккан янгынны сүндерергә.  Республикада  13 янгын очрагы теркәлгән.11 кеше коткарылган. Сәбәпләре: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, ут тертүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан 4 янгын, мичне артык кыздырудан 3 янгын, 3 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отряданың дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр барган. 4 тапкыр ишекләрне ачу буенча,  ДТПга 2 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

·         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

·         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

·         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

·         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

·         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

·         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

·         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International